ең бертөрле формадагыларыннан бер китап ясыйбыз. (эш алымы күрсәтелә)
Нәтиҗәдә 1 бите рәсемле, 1 бите шигырьле, 1 битенә киңәшләр язылган китапчыклар килеп чыга.
Тәрбияче:Безнең нәни китапларыбыз кибәргә тиеш балалар, ә аңынчы, ягез әле Китапханәгә сугылыйк. Юлия – китапханәче.
Инзилә: Исәнмесез, сездә Габдулла Тукайның Шүрәле китабы бармы?
Юлия: Бар, рәхим итегез! . Менә монда кул куегыз. Китапны 1 атнадан соң китерерсез.
Инзилә: Рәхмәт.
Алсу: Исәнмесез, мин әкиятләрне укыдым , бүген Салават күперенең яңа санын бирегез әле!
Юлия: Рәхим итегез! журналны саклагыз , ярыймы? Кул куегыз әле.
Алсу: Рәхмәт, хушыгыз!
Камил: Исәнмесез, миңа әнием Сөембикә урналы алып кайтырга кушкан иде.
Юлия : Рәхим итегез, бар ул.
Камил :Үземә дә рус халык әкиятләре кирәк иде.
Юлия :Ул китап кулда иде әле , иртәгә сугылырсыз.
Камил: Хушыгыз!
Тәрбияче: Акыллыларым, сезнең бүгенге эшчәнлегегез миңа бик ошады . Сез искиткеч уйнадыгыз, матур сөйләдегез, акыллы җаваплар бирдегез, үзегезгә ниләр ошады соң? Балалар җавабы тыңлана.
Ахырдан Ландыш үзенең киңәшләрен сәнгатьле итеп әйтеп күрсәтер . Хәсән Шабанов шигыре Кадерлә син китапны.
Страницы: << < 2 | 3 | 4