«Гомуми үсеш бирүче 7 Актаныш балалар бакчасының югары квалификацион категорияле тәрбияче Адгамова Кадрия Васим кызының эш тәҗрибәсеннән.
Тема: Минем сөйгән китабым. Зурлар төркемендә сөйләм үстерү эшчәнлеге
Белем бирү өлкәләренең интегральләшүе: Социаль- коммуникатив, Танып - белү, Иҗади-сәнгать
Алдан эшләнгән эшләр: китапханәдә булу, әңгәмәләр, күзәтүләр уздыру, мәкальләр өйрәнү, шигырь ятлау, китап төпләргә өйрәнү.
Эшчәнлек барышы:
Бурычлар:
узган шөгыльләрдә алган белемнәренә нигезләнеп , сөйләү күнекмәләре булдыру
күзәтү процессында туган хисләрен кирәкле сүзләр белән сөйләп бирә һәм шул сүзләрне кертеп җөмләләр төзи белүләренә ирешү
Балаларда гади хезмәттә катнашу теләге уяту, хезмәтнең нәтиҗәсен күреп шатлану хисләре тәрбияләү
Балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, куңел күтәренкелеге булдыру
Диологларны эмоциональ җиткереп, интонацияне вакытында куллану
Сүзлек өстендә эш: валик, китапханә, хәтер.
Күрсәтмәлелек: кәгазь эшләүгә кагылышлы иллюстрацион рәсемнәр-слайдларда, серле тартма, картон һәм юка кәгазьдән уенчык силуэтлары, рольле- сюжетлы уен өчен атрибутлар, китаплар күргәзмәсе, кәгазьләр күргәзмәсе
Эш өчен өчен кирәкле материал : клей, кист, салфетка, кленка
Кулланылган әдәбият:
1. Туган телдә сөйләшәбез. Методик кулланма. З. М. Зарипова, Л. Н. Вәҗиева. һ. б. ,Казан, Фолиант ,2012.
2. Хрестоматия Балачак аланы ,Гөлбакча, Иң матур сүз;
3. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы, Н. Е. Веракс,
Т. С. Комарова, М. А Васильева, Москва, Мозаика-Синтез, 2014.
Төркем бүлмәсе уңайлы итеп җыештырылган. Бер почмакта – китапханә.
Балалар ярым түгәрәк ясап утырганнар.
Тәрбияче: Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез яхшымы? Бер – беребезгә карап елмаешыйк әле
Страницы: 1 | 2 | 3 > >>