, күңелле булып китәр. Яхшы, дусларым, инде сөйләм теле шөгылен башлыйк. Сезнең игътибарыгызга табышмак тәкъдим итәм. Тыңлагыз әле:
Юк аягы, юк күзе,
Сөйли, өйрәтә үзе,
Телгә аннан оста юк,
Аннан якын дус та юк.
Балалар:
Бу – китап.
Зилә : апа, мин дә табышмак беләм, әйтергә ярыймы?
Тәрбияче: Яле, Зилә!
Зилә: Теле юк, үзе аңлата.
Балалар: Бу да китап.
Тәрбияче: Яхшы дусларым! Ә сез, беләсезме, китапны нәрсәдән ясыйлар?
Балалар: Китапны кәгазьдән ясыйлар.
Тәрбияче: Балалар, ә Аслан безгә кәгазьне агачтан ничек ясаулары турында сөйләп күрсәтер.
Аслан слайдтагы иллюстрацион – рәсемгә күрсәтеп сөйли:
Урманда үскән агачны фабрикага илтеп, кайрысыннан чистарталар, чыра итеп турыйлар, аннан ваклап, аерым сыеклыкка салалар һәм ул ботка була,шуның суын сыгып, кайнар валик белән өстеннән йөртәләр һәм кәгазь хасил була.
Тәрбияче: Рәхмәт, Аслан! Дусларым, ә хәзер бирегә килегез әле. Сез монда ниләр күрәсез?Бу нинди күргәзмә?
Өстәлдә төрле кәгазьләр: ак ,төсле, калын, юка, пергамент салфетка, сырлы.
Балалар үзләре теләгәнен алып, аның нинди кәгазь булуын, нинди максатларда кулланылуын сөйләп бирәләр.
Тәрбияче: Әйтегез әле, балалар, китаплар нинди кәгазьләрдән ясала?
Балалар: Тышлыгы өчен калын, ә битләре өчен юка кәгазьләр кирәк.
Тәрбияче: Ә хәзер менә бу серле тартманы ачыйк. Серле тартмадан һәр бала бер китап ала. Бу – юка китап, бу рәсемле, бу – калын һ. б. дип өстәлгә тезә. Сөмбел кызыл китапны ала.
Тәрбияче: Сезгә бу китап яхшы таныш, әйеме, дусларым, бу китапта – дөньякүләм югалып баручы үсемлек һәм җәнлек төрләре. Реназ серле тартмадан кара китап, балалар – хәтер китабы. Яле, кабатлыйк: хәтер китабы.
Сүзлек өстендә эш: хәтер
:
R
j
Œ
섁
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>