Күчмә кошлар

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Татарстан Республикасы
Түбән Кама муниципаль районы
башкарма комитетының "Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе"
муниципаль учреждениесе








Күчмә кошлар

Икенче кечкенәләр татар логопедия төркемендә сөйләм үсешләре тоткарланган балалар белән үткәрелгән шөгыльнең план- конспекты.









Әзерләде һәм үткәрде:
I квалификацион категорияле
укытучы-логопед
Салахутдинова Гөлнур Расиховна.













Түбән Кама шәһәре.

Максат: Балаларны күчмә кошлар белән таныштыруны дәвам итү. Тышкы кыяфәтләренә, аерым билгеләренә карап танырга, дөрес атарга өйрәтү. Сүзлекне баету, активлаштыру; фонематик ишетү сәләтен үстерү, сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыруны дәвам итү; балаларның бәйләнешле сөйләмен камилләштерү. Игътибарлылык, хәтер, логик фикерләү сәләтен, гомуми һәм вак моториканы ныгыту.

Сүзлек: "Күчмә кошлар" төшенчәсе, кара карга, сыерчык, сандугач, гәүдә, баш, күз, томшык, канат, коерык, канат, тәпи, оча, кайта.

Җиһазлау: Күчмә кошларның рәсемнәре, язгы агач, өлешләрдән торган кош гәүдәсе, һәр балага очыру өчен кош сурәтләре, кисәкләргә киселгән кош рәсемнәре, туп.

Методик алымнар: сорау-җавап, күрсәтү, рәсемнәр карау, әдәби сүз, балаларның аерым һәм күмәк җаваплары, индивидуаль эш, уен.

Балалар ярым түгәрәк ясап язгы агач каршына басалар.

- Яз килә, яз килә
Сыерчыклар килә
Гөрләшеп, сайрашып
Җырчы кошлар кайта.
Яз җитте. Кояш җылыта. Кар эри. Җылы яктан кошлар кайталар. Безнең бүлмәбездзәге агачка кошлар кунганнар. Нинди кошлар икән алар? Әйдәгез аларны атыйбыз

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: