Күчмә кошлар

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3  >  >>

. Бу нинди кош?
- Кара карга.
- Сыерчык.
- Сандугач.
- Бу кошларны бер сүз белән ничек атыйбыз?
- Күчмә кошлар.

Уен: "Кайсы кош очып китте?"
- Күзләрегезне йомыгыз. 1, 2, 3. (Логопед бер кошны алып куя). Күзләрегезне ачыгыз. Кайсы кош очып киткән?
- Сыерчык. (Уен шулай дәвам итә. )
- Карга ничек кычкыра?
- Карр, карр, карр.

Уен: "Гәүдә өлешләрен ата"
- Өстәлдә кош рәсеме, тик ул өлешләрдән тора. Безгә кош рәсемен төзергә һәм атарга кирәк.
Өлешләрдән кош рәсемен төзиләр һәм атыйлар.
- Бу гәүдә. (куя)
- Бу баш. (куя)
- Күз. (куя)
- Томшык. (куя)
- Бу канат. (куя)
- Бу койрык. (куя)
- Тәпи. (куя)
-Әйдәгез тагын бер кат гәүдә өлешләрен атап чыгабыз.
-Гәүдә, баш, күз, томшык, канат, койрык, тәпи.
-Түгәрәк ясап басабыз. Бергәләп уйныйбыз.

Уен: "Оча, очмый".
Очты, очты каргалар очты.
Очты, очты чыпчыклар очты.
Очты, очты урындыклар очты.

Ял минуты: "Яз килде"
Киң итеп җәеп колач Кулларны як- якка җәю.
Килде яз, килде яз. Кул чабу.
Елмаеп тора кояш Кулларны өскә күтәреп күрсәтү.
Көн аяз, көн аяз. Кул чабу.
Кыш буе яткан карлар Кулларны җәеп җирне күрсәтү.
Эределәр, эределәр. Аякларны тыпырдату
Сыерчыклар, тургайлар Очу хәрәкәте
Килделәр, килделәр. Кул чабу.

Бармак уены: "Кошлар"
- Бу бармак- чыпчык,
- Бусы- сыерчык,
- Бусы- карлыгач,
- Бусы- сандугач,
- Ә бусы бик кечкенә,
Тимәгез нәниемә,
Нәнием- чәнтиемә.

Бармак уены: "Сыерчык оясы"
Сыерчык сайрый,
Ул шулай оя сайлый.
Кайсыбызның оясы яхшы,
Ул шуны сайлый.



-Өстәлләр

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: