Күчмә кошлар

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3

янына киләбез һәм өстәлдәге кошларны очырып җибәрәбез. Иреннәрне түгәрәкләндереп алга сузабыз, яңакларны кабартмыйбыз. Кошлар очып киттеләр. Хәзер түгәрәккә басабыз. "Күп итеп әйт" дигән уен уйныйбыз.
Уен: "Күп итеп әйт" (туп белән).
Сыерчык- сыерчыклар.
Кара карга- кара каргалар.
Сандугач- сандугачлар.
Песнәк- песнәкләр.
Күгәрчен- күгәрченнәр.
Чыпчык- чыпчыклар.
Кызылтүш- кызылтүшләр.
Саескан- саесканнар.

Уен "Кисәкләрдән төзе"
- Өстәлләр янына киләбез. (Тәлинкәләрдә кисәкләргә киселгән кошлар рәсемнәре). Кисәкләрдән кошларны төзибез һәм дөрес итеп атыйбыз. (балалар кисәкләрдән кошларны төзиләр)
- Чыпчык.
- Сыерчык.
- Сандугач. Һ. б.
- Балалар сез кошларны яратасызмы?
- Әйе.
- Ничек итеп яратасыз? Күрсәтегез (Балалар үз- үзләрен кочаклап күрсәтәләр).

Уен "Иркәләп ата"
- Хәзер үзегез төзегән кошларны иркәләп атагыз.
- Чыпчыккай.
- Сыерчыккай.
- Сандугачкай. һ. б.
- Без кошларны яратабыз. Аларны куркытмыйбыз, таш атмыйбыз. Аларны саклыйлыйбыз, чөнки алар безнең дусларыбыз.

























Страницы: <<  <  1 | 2 | 3
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: