Татарстан Республикасы Түбән Кама
муниципаль районы башкарма комитетының
"Мәктәпкәчә мәгариф муниципаль учреждениясе"
Мәктәпкә әзерлек төркемендә әти - әниләр өчен үткәрелгән шөгыльнең план конспекты
"Калфагымның чит - читләре ука белән чигелгән"
Төзеде:78балалар бакчасы тәрбиячесе
Галимуллина Д. Ш.
Татарстан
Түбән Кама
Максат: Калфакларның популяр композицияләрен ачыклау, төгәл бизәргә өйрәтү. Һөнәрләр эшенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү. Элементларның сүрәтләү һәм кисү ысулларын ныгыту.
Җиһазлау:Әсбаплар, калфак силуэты, төсле кәгазь, җилем, пумала.
Сүзлек өстендә эш: энҗе,йөземә,бәрхет, сәйлән.
Таратма материал: Калфак силуэты, төсле кәгазьләр, пумала, җилем.
Күрсәтмә материал: Калфак, мультфильм "Су анасы", бизәлгән калфаклар.
Методик алымнар: Күрсәтмәлелек, сорау - җавап, әңгәмә, проблемный сораулар, фикер алышу, практик эш.
Шәхси эш: Р. Вәлиева "Энҗе - мәрҗән калфагым" шигырь өйрәнү.
Балаларны оештыру: ирекле һәм 2-шәрләп өстәл артына утырту.
Шөгыльнең барышы: Р. Вәлиева "Энҗе - мәрҗән калфагым" Алия шигырь сөйли.
Балалар, Алия нинди баш киеме турында шигыр сөйләдем?
Калфакны кемнәр кияләр?
Бу калфак нәрсәләр белән чигелгән?
Ә хәзер татар телендә "Су анасы" дигән мултьфильмын карап үтәбез, аннары калфак турында сөйләшүебезне дәвам итәбез.
Ишек шакыйлар, борынга заманча киенгән бер моңсу гына малай керә.
Тәбияче: - Кем безгә кунакка килде, балалар? Ул миңа бик таныш күренә, ә сезгә? Таныш малай, тик нәрсә борчый аны?
Малай: Исегездәдер,мин бер заман су анасыннан
Алт
Страницы: 1 | 2 | 3 > >>