Калфагымның чит – читләре ука белән чигелгән

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3  >  >>

ын тарак урлап кайттым. . . шуннан,
Озакламый су анасы безнең өйгә килде,
И орышты, бик орышты шуңа әни мине.
Шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,
"Иясе юк!" - дип, әйберләргә тими башладым.
Тик бу хәлне су анасы онытмады,
Өебездән бик күп әйберләр югалды.
Бер заманны эссе һава, мин су керәм,
Чү, басмада су анасын тагын күрәм.
Тоткан бер кулына ул тарагын,
Кигән әниемнең иң матур калфагын.
- "Әгәр күп калфаклар бизәп китерсәң син миңа,
Кире бирермен әниеңнекен мин сиңа!"
Ах! Харап эш! Ничек калфаклар бизәргә?
Ярдәм сорап килдем, дусларым, мин сезгә.
Тәрбияче: Әйе, хәл яхшыдан түгел, тик кайгырма. Бүген калфаклар бизәргә җыелыштык монда. Нәрсә, балалар булышырга ризамы сез малайга?
Балалар ризалык белдергәннән соң, тәрбияче сөйләшү оештыра.
-Әйдәгез, алдан ачыклыйк әле. Нәрсә соң ул калфак?
( Татар хатын - кызларының баш киеме. )
Әйе дин буенча башны каплап йөрергә кирәк булган, шуңа күрә элек заманда калфак хатын - кызларның милли киемнең гүзәл бизәге булып торган. Осталар яшел, зәңгәр, кызыл, чия төстәге бәрхет калфакларга ука (алтын, көмеш җеп) яки сәйлән (бисер) белән бик тә ннәфис чәчәк - үлән бизәкләрен төшергәннәр. Калфаклар бизәлеше буенча бик күп төрле булганнар. Аларда иң популяр композицияләр - чәчәк бәйләме, бодай башагы, йолдыз һәм ярымай мотивлары, шулай ук вак бәйләмнәр рәвешендә чәчәкләр сүрәте. Менә бу калфак (калфак күрсәтү) үзенчәлекле алтын каурый бизәге. Нигә шулай атаганнар икән аны? (Баш артына таба сыгылган тоташ үсемлек бизәге каурыйга охшаганлыкка).
-Әйе, дөрес. Бәрхетләрдән чигелгән,
Ука белән чигелгән,
Нәкышларе көмешләргә,
Алтыннарга күмелгән.
Ял минуты "Түбәтәем".
Балаларга б

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: