өчен даны сүнде соң?
Көтелгән җавап.
Былбылларны юкка чыгарды.
Ул нәрсә эшләргә тиеш иде?. . Эшне еланнарга каршы алып барырга тиеш иде, ә ул былбылларны юк итте. Бу эш дөресме, гаделме?. . Шулай итеп, тормышта гаделлек сыйфаты да бик кирәк икән. Кеше һәр адымын үлчәп эшләргә тиеш. Дөрес эшлисеңме син аны, юкмы. Кечкенә генә ялгыш та хаталар китергә мөмкин. Бакчачының уе начар түгел иде, бары тик ул еланнардан гына котылырга теләде. Шуңа күрә татар халкында Җиде кат үлчә, бер кат кис дигән мәкаль бар. Бу – һәр эшеңне үлчәп эшлә дигән сүз.
Бакчачылар турында И. Юзеевка кадәр бик күп шагыйрьләр шигырьләр иҗат итәләр. Сезгә бик яхшы таныш булган М. Җәлилнең Бакчачы шигыре бар. Шигырьне мин укып үтәм, ә сез бакчачыга хас сыйфатларны билгеләп барыгыз. Баллададагы бакчачы белән охшашлык бармы, әллә юкмы?
(Укучылардан җаваплар алына)
Шулай итеп, бу тормышта үз урыныңны табу өчен нинди сыйфатлар булдырырга кирәк?
(Укучылардан җаваплар алына)
Йомгаклау.
Гомумән, әсәргә нәтиҗә ясап без нәрсә әйтә алабыз?. . .
Әйе, балладада бакчачы турында сүз бара. Ләкин бакчачы матур бакчаны тудырырга тырышлык, сабырлык, чыдамлык сыйфатларын булдырып торгызса да, нәтиҗәсе аянычлы бетә: ул матурлыкны саклап кала алмый. Кеше сүзләренә ышанып ялгышлык эшли. .
Димәк, һәр кеше үз юлын, үз кыйбласын булдырып шул юлдан тайпылмыйча атларга тиеш. Шул вакытта гына ул биеклеккә, югарыга күтәрелә ала, һәм даны сүнми.
Безнең тормышта да бакчачы кебек ялгышлыклар эшләүчеләр очрап тора. Мәсәлән, Яшел Үзән районы Майский совхозы бакчачылары үзләренең тырышлыклары белән барлык авырлыкларны җиңеп даннарын сүндермиләр, ә кайчандыр зур җиләк-җимеш бакчалары булган данлыклы Казан янындагы Салмачи агрофирмасы үзенең данын югалтты. Димәк, ялгышлыклар тормышта
Страницы: << < 2 | 3 | 4 | 5 > >>