да очрап тора, бакчачылар үз даннарын саклап кала белергә тиешләр.
Без дәрестә кем турында сөйләштек?. .
Аның нинди әсәрен укыдык?. .
Баллада безне нәрсәгә өйрәтә һәм нинди сыйфатлар тәрбияли?
Дәрестә игътибарлы булуыгызны кроссворд ярдәмендә тикшереп узыйк әле.
1. БАШКОРТСТАН
2. УКЫТУЧЫ
3. ЯЛКЫН
4. ПЕДАГОГИЯ
5. ГЫЙНВАР
И. Юзеев кайсы республикада туа?
Нинди гаиләдә туа?
Нинди журналда эшли?
Нинди институтта укый?
Кайсы айда туган?
Вертикаль баганада нинди сүз килеп чыкканлыгы сорала.
Һәр ел саен Г. Тукайның туган көнендә зур әдипләребезгә аның исемендәге бүләк тапшырыла. И. Юзеев шул бүләккә 1980нче елда лаек булган. Шушы бүләк кенә дә аның нинди зур шагыйрь икәнен күрсәтеп тора. Шулай ук ул 1968нче елда беренчеләрдән булып М. Җәлил исемендәге премиягә лаек була.
Димәк, И. Юзеев – Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай һәм М. Җәлил исемендәге премияләргә лаек булган шагыйрь.
Өйгә эш.
Сәяхәтебез ахырына якынлашты. Икенче дәрестә И. Юзеев иҗатына сәяхәтне дәвам итү өчен сезгә
Бакчачы турында балладаны сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә;
И. Юзеев шигырьләренә язылган җыр исемнәрен язып килергә;
Дәреслекнең 153-154нче битләрендәге балладага нәтиҗәне укып килергә кирәк.
Билгеләр кую.
Страницы: << < 3 | 4 | 5