рында Башкортстан республикасы Яңавыл районы Ямады авылында укытучы гаиләсендә туа.
Кайларда белем ала, укый икән соң И. Юзеев?
Көтелгән җаваплар.
Башта Ямады урта мәктәбендә башлангыч белем ала. Аннан 1950-54нче елларда Казан дәүләт педагогия институтында югары белем ала. 1973нче елда Мәскәүдә югары әдәби курсларны тәмамлап кайта.
Үзенең эшчәнлеген җурналлардан башлый. Ә нинди җурналларда эшләде икән соң ул?
Көтелгән җаваплар.
1954-66нчы елларда Пионер (хәзерге Ялкын) журналында эшли, аннан бер ел Чаян журналында әдәби хезмәткәр. Мәскәүдә укып кайтканнан соң, 3 ел Казан утлары журналында поэзия бүлеген җитәкли.
Ә танылган шагыйрь беренче шигырьләрен кайчан язды икән соң?
Көтелгән җаваплар.
Матбугатта беренче шигыре 3нче класста укыган чагында, ягъни 1943нче елда, район газетасында басылып чыга. 10нчы классны тәмамлаганда шигырьләре республика буенча танылган газета-журналларда басыла.
Шушы мәгълүматлар белән тагын бер кат слайдтан танышып узыйк әле.
(слайдта язылган мәгълүматларны бер укучы укый)
Илдар Юзеев бик күп шигырьләр, поэмалар, хәтта драма әсәрләре дә иҗат итә. (Китаплар күргәзмәсе белән таныштырыла. ) Ул иҗат иткән драма әсәрләренең иң танылганы – Кыр казлары артыннан. Дәрес башында тыңлаган җыр шул спектакль өчен махсус язылган. Аның көен Мәсгут Имашев иҗат иткән, ә башкаручысы – Исламия Мәхмүтова.
Бүген без дәрестә И. Юзеевның Бакчачы турында балладасын укып анализларбыз. Әсәрнең исемендә берәр аңлашылмаган сүз бармы?
Көтелгән җавап.
Баллада.
Әйе, әлбәттә. Мин бер укучыга аңлатмалы сүзлектән әлеге сүзгә аңлатма табарга эш биргән идем. Әйдәгез тыңлап үтик әле.
(Баллада сүзенең билгеләмәсен бер укучы укый)
Хәзер Бакчачы турында балладага килик. Әсәрне артист башкаруында язмада
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>