Илдар Юзеевның. Бакчачы турында баллада

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Илдар Юзеевның Бакчачы турында баллада
Дәреснең максаты:
Укучыларга шагыйрь турында мәгълүмат бирү;
Балладаны сәнгатьле уку, эчтәлекне эзлекле сөйли алуларына ирешү;
Хезмәтне зурлау, олылау.
Җиһазлау: И. Юзеев портреты, дәреслек, компьютер, проектр, презентация, И. Юзеев китаплары, Кыр казлары артыннан җырының язмасы.
Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәнү.
Дәрес барышы.
Дәрес презентация белән алып барыла.
Оештыру.
- Бүгенге сәяхәтебезне җыр тыңлаудан башлыйк әле. Игътибар белән сүзләрен тыңлагыз. Мәгънәсен аңларга тырышып карагыз.
(И. Юзеев сүзләренә Мәсгут Имашев көеКыр казлары артыннан җырының язмасы тыңланыла)
Актуальләштерү.
Хыялыма китәр идем,
Кыр казлары артыннан. . .
Хыял, өмет, яшьлек, мәхәббәт – болар барысы да бер-берсе белән нык бәйләнгәннәр, һәм алар безнең яшәвебезнең төп мәгънәсе. Кайчакларда нәкъ менә кыр казлары артыннан әллә кайларга еракларга очып китәсең, бөтен галәмне айкап күзәтәсең килә. Тик, безнең канатларыбыз юк шул!
Күккә күтәрелеп, очып китәргә теләүче, омтылучы кем соң ул? Әйе, әлбәттә бу җырны җырчы башкара, тик аның сүзләрен кемдер язган бит. Кем шулай хыялларын шигырь юлларына төшерә алды икән соң? Бәлки, укучылар, сезнең ишеткәнегез бардыр? Берәрегез белмиме?. .
Бу - шагыйрь Илдар Юзеев. Бәлки бу җырны тыңлаганнан соң әлеге шагыйрь турында күбрәк беләсегез килгәндер. Нинди тормыш кичергән икән соң ул? Нинди әсәрләр иҗат иткән икән? Нәкъ менә шул сорауларга җавап эзләрсез һәм табарсыз сез бүгенге дәрестә.
(Дәреснең максаты белән таныштырыла)
Яңа теманы өйрәнү.
Мин кайбер укучыларга берничә сорауга җавап әзерләп килергә биргән идем. Кайсы якта һәм кайчан туган икән?
Көтелгән җаваплар.
Шагыйрь һәм драматург И. Юзеев 1933нче елның 3нче гыйнва

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: