Игелек орлыклары чэчегез, бэхет орлыклары игэрсез. Тэрбия олкэсендэ Р. Фэхреддин хезмэтлэре

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>


Закиева Р. К.
Татарстан Республикасы
Алабуга шәһәре муниципаль бюджет
гомуми белем бирү учреждениесе
"6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе"


ИГЕЛЕК ОРЛЫКЛАРЫ ЧӘЧЕГЕЗ, БӘХЕТ ИГЕННӘРЕ ИГӘРСЕЗ.
( Тәрбия өлкәсендә Р. Фәхреддиннең хезмәтләре)
Соңгы меңъеллыкта иҗат иткән һәр әдип кешене камилләштерү, аны тәрбияле, күркәм итү турында хыялланган. Шуларның берсе- Ризаэддин Фәхреддин. Аның туган җире- Әлмәт төбәгенең гап-гади Кичүчат авылы, мулла гаиләсе. Ул мәдрәсәдә укыганда ук гарәп, фарсы, төрек телләрендә тирән белем ала. Мәдрәсәнең югары сыйныфында укыганда ук башлангыч сыйныф укучыларын укыта башлый. Дөньяви фәннәргә өстенлек бирүе, укыту- тәрбиядә яңа алымнар куллануы белән бик тиз танылып өлгерә. Әлеге һөнәренә ул гомере буена тугрылыклы булып кала.
Мәдрәсәне тәмамлагач, Р. Фәхреддин мөгаллимлек эше белән шөгыльләнә башлый. Шуның белән беррәттән китаплар күчереп язу белән мавыга. Бу эш аны кулъязма яки басма чыганаклар белән эш итәргә, фәнни эшләр, китаплар язу эшенә керешергә ярдәм итә. Шушы елларда ул татар халкының тарихы, әдәбияты, мәгърифәте һәм халык педагогикасына караган материалларны туплый, өйрәнә. Искиткеч сәләтле һәм күп укыган булуына карамастан, булачак галим үзенә бик тәнкыйтьчән. Ул мәдрәсәләрдә кулланыла торган белем бирү ысуллары белән канәгатьләнергә теләми, үзлегеннән эзләнә, күп китаплар укый. "Күп еллардан соң белдем ки, "гыйлми тәрбия" (педагогика) иң бөек бер фән икән"- дип яза ул тәрбияви мәсьәләсенә ни дәрәҗәдә җитди караганлыгын белдереп. Башка татар галимнәреннән аермалы буларак, Р. Фәхреддиннең Бохара, Сәмәрканд кебек Урта Азия мәдрәсәләренә барып белем алырга мөмкинлеге булмаган. Ләкин Аллах биргән сәләте, искиткеч тырышлыгы аркасында ул үз чорының күрен

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: