гән балаларның барчасы тәрбияле бала була белерләр". 1:3 Галим балага карата җавапсыз җан иясе итеп карамый, ә үз гамәлләре өчен җавап бирерлек шәхес итеп карый. Р. Фәхреддин фикеренчә, кечкенәдән тәрбияле булып үскән бала үскәч тә зыялы, әхлаклы кеше булып яшәячәген азсызыклый. Әлбәттә, тәрбия эшенең нечкәлекләренә һәм үзенчәлекләренә тукталып, остаз бу җаваплы вазифаны берничә этапка бүлеп карый һәм шәхес тәрбияләүдә гаилә, мәктәп һәм җәмгыятьнең роле зур икәненә басым ясый. Р. Фәхреддинның "Адәбе тәгълим"("Укыту кагыйдәләре",1908ел, Казан) китабында әдип ана тәрбиясен "беренче тәрбия", мәктәп тәрбиясен "икенче тәрбия" һәм аннан соң булган тәрбияне "өченче тәрбия" дип әйтә. Мәгърифәтче: "Яшь буынны тәрбияләү эше- бик мөһим социаль мәсьәлә, һәм ул үзенә укытучыларның һәм ата- аналарның даими игътибарын таләп итә",-дигән фикер уздыра.
Моңа дәлил итеп, аның тарафыннан тәрбия, әхлак мәсьәләләренә багышланган "Әхлак гыйлеме" сериясеннән булган китапларын атап китәргә була. Бу- "Гаилә"(Оренбург, 1902- 1916), "Нәсыйхәт-I" (Малайлар өчен, Казан- Уфа- Оренбург, 1903- 1919), "Нәсыйхәт-II" (Кызлар өчен, Казан- Оренбург, 1903-1913), "Нәсыйхәт- III"( Зурлар өчен. Казан- Оренбург, 1898-1909), "Тәрбияле хатын" (Казан- Оренбург, 1898-1909), "Тәрбияле ата" (Казан,1898), "Тәрбияле бала" (Казан- Оренбург, 1898- 1914), "Шәкертлек әдәбе"(Казан- Уфа- Оренбург, 1899- 1914), "Әһле гаяль" (Кыз балалар вә хатыннар өчен, Оренбург, 1908- 1910) .
Мисал өчен, кыз балалар һәм хатыннар өчен язылган китабында әдип кызларны инсафлы, әдәпле булып, начар гадәтләрдән сакланырга өнди. Киләчәктә шундый кызлар гына ирләренә тугры хат
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>