Игелек орлыклары чэчегез, бэхет орлыклары игэрсез. Тэрбия олкэсендэ Р. Фэхреддин хезмэтлэре

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

екле һәм прогрессив карашлы галиме булып җитешә.
Р. Фәхреддин тәрбия, әдәп- әхлак мәсьәләләренә багышлап китаплар бастыра. Менә шул юнәлештә ул "Гыйльме әхлак" ("Әхлак гыйлеме") тупланмасы иҗат итә. Зур- зур тиражлар белән басылып, бөтен мөселман- татар мәктәп- мәдрәсәләрендә тәртип, әдәп, әхлак, этика, эстетика дәресләрендә дәреслек итеп кулланылган һәм һәр татар гаиләсенең өстәл китабы буларак файдаланылган 10 китап нәкъ менә шул тупланмага карый.
Нинди генә вазифа башкарса да һәм нинди генә фән тармаклары белән шөгыльләнсә дә, уку- укыту һәм тәрбия- әхлак мәсьәләләре беркайчан да мәгърифәтче галимнең игътибарыннан читтә калмый. Ул педагогика мәсьәләләренә багышланган 77 китап һәм үзе 1908-1918 елларда Оренбургта нәшер иткән "Шура" журналында һ. б. басмаларда педагогикага караган бик күп фәнни хезмәтләрен бастыра. Шуларның берсе 1898елда басылып чыккан "Тәрбияле бала" исемле китабы. Бу китап "Гыйльме әхлак" ("Әхлак гыйлеме") сериясеннән булып 1914 елга кадәр Казан һәм Оренбург шәһәрләрендә 13 тапкыр күп тиражлар белән басылып чыга. Әлеге китап мәктәп- мәдрәсәләрнең башлангыч сыйныфларында дәреслек буларак кулланыла. Тәрбияле бала турында Р. Фәхреддин үзенең "Балаларга үгет- нәсыйхәт" әсәрендә мондый сүзләр язып калдыра: "Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә, тәрбияле баладыр. Ата вә ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык һич булмас. Тәрбияле бала, дөньяда җанга шатлык вә ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала, бетмәс вә төкәнмәс хәзинә булса да, тәрбияле булмакта бик җиңелдер. Тәрбияле бала булырга һәр баланың кулыннан килер һәм көче җитәр. Атам вә анам шатлансын, кешеләр дә миңа рәхмәт әйтеп, мине яратсыннар һәм мине күчергеч итеп сөйләсеннәр, ди

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: