Хикәя фигыльнең заман белән төрләнүе

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

Слайдтагы кагыйдәне уку. укучылар үзләре төзегән кагыйдә белән чагыштыралар, нәтиҗә ясыйлар. Укучылар төшенчәне парларда кабатлыйлар. )

Дәреслектәге 266 нче күнегүне эшләү.
-Шигырьнең авторы кем?Әлеге авторның нинди шигырьләре безгә таныш?Автор нәрсә әйтергә теләгән?Шигырьдә нәрсәгә игътибар иттегез?(Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр бар).
-Нинди бирем тәкъдим ителгән дип уйлыйсыз? (калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең нинди сүз төркемен белдерүен карыйбыз. Төркемнәрдә киңәшләшеп эшлиләр, тикшерәләр, үзбәя. )

-Фигыльләрнең кайсы заманда икәнен ничек белдегез? (Сорау, эшнең үтәлү вакыты, кушымчасына карап. )
"Кем җитез?"уены. (Өч рәткә бер үк төсле бирем бирелә. Кайсы рәт эшне җитез һәм дөрес башкара ,шул рәт җиңүче була. )
(Слайд 3)
Укучылар, слайдларга нәрсә язылган? (Мәкальләр. ) Ләкин алар төгәлләнмәгәннәр. Мәкальләрне дәвам итәргә кирәк)
Эш сөйгәнне (ил сөяр)
Уңган кулда ут (уйный)
Аз сөйлә, ----(күп эшлә)
Аерылганны аю ашар, (бүленгәнне бүре ашар)
Кеше холкын күзәт, -----(үзеңнекен төзәт)
Мәкальләрдәге фигыльләрне заманнарга куеп карыйк(Бер укучы тактада, калган укучылар урыннарда эшли. Төркемнәрдә тикшерү, үзбәя)
Укучылар, мәкальләрнең әһәмияте нидә? Нинди мәкальләр беләсез?(бирем телдән үтәлә)
Дәреслектәге 267 нче күнегү(җөмләләрдән текст төзеп язу) мөстәкыйль башкарыла. (тикшерү, үзбәя)
Шигырь юлларын укы,хәтердән яз. (Тактага язылган)
Күргәнен,белгәнен-
Барын да аңлата,
Көлдерә,җырлата,Уйлата,юата.
Син аны беләмсең?
Кем соң ул уйлап тап,-
Иң якын дускаем,
Киңәшчем, ул - (китап! )
Укучылар, китап -гаҗәеп хәзинә. Ул кешеләргә еллар буе хезмәт итә. Шуның өчен аны яратырга, хөрмәт итәргә, саклап тотарга кирәк. Күрен

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: