Хикәя фигыльнең заман белән төрләнүе

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

(Сүзлек. )
-Сүзлекләр ни өчен кирәк? Сүзлекләрне кайчан , ничек кулланабыз?
Хәзер бергәләп сүзләр иленә сәяхәт итик.
Дәреслек белән эш. Дәреслекнең 105битендә бирелгән Ш. Галиевның "Сүзләр иленә сәяхәт" шигырен уку.
-Шигырьнең авторы кем?Аның нинди шигырьләре безгә таныш?Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?Шигырьдә нәрсәгә игътибар иттегез?Нинди заманнар турында сүз бара дип уйлыйсыз?Әлеге соруга без түбәндәге биремне үтәгәч җавап бирербез.
(слайд 1)
Әлеге сүзләр нинди сүз төркеменә карый? Нинди сорауларга җавап булып киләләр?Әлеге фигыльләрне сораулары буенча төркемләп языгыз. (бер укучы эшне интерактив тактада башкара , калганнар дәфтәрдә эшли. Эш бергәләп тикшерелә)
Хәзерге вакытта, бүген эшләгән эшкә нинди сораулар куярбыз? (Нишли?) Димәк бу фигыльләр кайсы заманны белдерә?( Хәзерге)
-Кайчан күрде, төште,яктырган, егылган дип әйтәбез? (Эш үткәч, беткәч. )Нинди сораулар куярбыз? (Нишләде?Нишләгән?) Бу сүзләр кайсы заманда? (Үткән заманда)
-Кайчан чыгар, ясар, язар,сөйләр дип әйтәбез?(Иртәгә, киләчәктә эшлисе эшкә. Димәк бу фигыльләр кайсы заманны белдерә? (Киләчәк заманны) Нинди сораулар куябыз? (Нишләр? Нишләячәк?)
-Әлеге фигыльләрдә сез тагын нәрсәгә игътибар иттегез? (Фигыльләрнең кушымчалары үзгәрде)
-Фигыльләрнең кушымчалары нәрсәгә карап үзгәрде? (Эшне башкару вакытына карап. )
-Димәк, фигыль нәрсә белән төрләнә икән?(Вакыт белән ягъни заман белән төрләнә. )
-Димәк сүзләр илендә нинди заманнар турында сүз барды?( Хикәя фигыльнең өч заманы: хәзерге, үткән, киләчәк заманнар турында сүз бара. ) Заманнар турында гына язылган урынны табып укып күрсәтегез.

Хәзер кагыйдәне төзеп карыйк. ( Хикәя фигыль өч заманда килә: үткән заман, хәзерге заман, киләчәк заман)
(слайд 2)
(

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: