Хикәя фигыльнең заман белән төрләнүе

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Хикәя фигыльнең заман белән төрләнүе.
Максат:Фигыль турында белем һәм күнекмәләрне үстерү; хикәя фигыльнең заман белән төрләнүен ныгыту; Язма һәм телдән сөйләмдә фигыльләрне дөрес куллану күнекмәләрен үстерү укучыларның мөстәкыйль эшли белүләрен камилләштерү;бер - береңә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Планлаштырган нәтиҗәләр
Шәхси УУГ : укуга карата кызыксыну хисе булу, уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
Регулятив УУГ: үткән заман хикәя фигыль һәм хәзерге заман хикәя фигыльләрен аера белү,эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү,укытучы ярдәме белән эшне планлаштыра ,эш сыйфатыны бәя бирә белү.
Танып белү УУГ : дәреслек белән эш итә белү,сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану,тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Коммуникатив УУГ : укытучының, сыйныфташларының сорауларына җавап бирү, сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү. Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү,үз фикереңне җиткерә белү.
Дәрес тибы: Яңа материалны үзләштерү.
Җиһазлау:дәреслек, компьютер, "фигыль" моделе.
Дәрес барышы.
I. Мотивлаштыру - ориентлаштыру
1. Өй эшен тикшерү.
2. Матур язу минуты( т,ш хәрефләре белән кушылмалар һәм эшли, укыды,язар сүзләре языла)
II. Уку мәсьәләсен кую.
Укытучы. Укучылар матур язу сүзләрендә сез нәрсәгә игътибар иттегез? (фигыльләр бирелгән)
-Ни өчен бу сүзләрне фигыль дип уйлыйсыз? (Алар барысыда эшне белдерә)
Бу фигыльләргә нинди сорау куярбыз? (Нишли?, нишләде?, нишләр?, нмшләячәк?)
-Без бүген дәрестә шушы сорауларга җавап булып килгән фигыльләрне өйрәнербез. Ә хәзер мин сезгә бер табышмак укып китәм.
III. Уку мәсьәләсен чишү.

Бик күп телләрне белсә дә,
Сөйләшми бер телдә дә.
Өйрәним дисәң, өйрәтә,
Карышмый беркемгә дә.

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: