язылып,җәмәгатьчелек тарафыннан кабул ителмичә,кибет киштәләрендә тузан җыеп яткан әсәрләр күбәя;әмма татар әдәбияты үсеш-үзгәрешен туктатмый;С. Хәким,Т. Миңнуллин Россия Дәүләт бүләгенә лаек булалар;иң уңышлы әсәрләр рус һәм башка телләргә тәрҗемә ителә;илнең үзәк каналлары аша Т. Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр","Әниләр һәм бәбиләр","Моңлы бер җыр",М. Гыйләҗевнең Ч. Айтматов әсәре нигезендә эшләнгән сценариесе буенча куелган "Ахырзаман" спектакльләре күрсәтелә;
-кеше һәм җәмгыять каршылыклары,хакимиятнең булдыксызлыгы,яшәп килгән системадагы торгынлык еш кына шартлылык алымнары, символик һәм аллегорик образлар аша тасвирлана.
2. Г. Ахуновның 8нче сыйныфта өйрәнгән әсәрен һәм иҗат,тормыш юлын искә төшерү.
Язучы булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк дип уйлыйсыз?Әңгәмә.
(Язучы булу өчен бик күп сыйфатларга ия булырга кирәк. Шуларның иң беренчесе дип,мин кешенең кечкенәдән әдәбиятны яратуын саныйм . Әдәбиятны ярату, билгеле, әдәби әсәрләрне күп укуны эченә ала. Язучы кеше дөнья әдәбияты белән дә таныш булырга тиеш. Г. Тукай да бит: "Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам",-дип язган.
Язучы булу өчен,кеше үзе яза торган тормышны яхшы белергә тиеш. Г. Ахунов,мәсәлән,нефтьчеләр турында китап язу өчен,Әлмәткә килә,анда нефтьчеләр тормышын,эшен,характер үзенчәлекләрен өйрәнә. Шушы тормыш эчендә кайнамаса,ул "Хәзинә","Хуҗалар","Артышлы тау буенда" әсәрләрен яза алмас иде.
Язучы телне,аның үзенчәлекләрен яхшы белергә тиеш. Әдәби әсәр - нәфис сүз үрнәге. Теле матур булмаган әсәрне укыйсы килми.
Без күп кенә язучы-шагыйрьләрнең биографияләренә игътибар итәбез. Аларның күбесе авыл җирендә туып- үскәннәр. Шулай булгач,авылда туарга тиеш. Бары тик авылда гына
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>