Гариф Ахунов Хәзинә романы

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Тема: Гариф Ахунов "Хәзинә" романы.
Максат:1. ТРның халык язучысы Г. Ахунов турында кыскача белешмә бирү.
2. Романдагы идея-эстетик максатларны ачыклау.
3. Язучы тудырган образлар турында фикер алышу.
4. "Әдип һәм заман" темасына әңгәмә үткәрү.
Җиһаз:дәреслек,хрестоматия,"Татар әдәбияты тарихы",6 том,"Татар совет әдәбияты" 10 класс.

Дәрес барышы:

I. Психологик уңай халәт тудыру.

II. Актуальләштерү:
1. 60-80 нче елларда татар әдәбиятындагы үзгәрешләр турында фикер алышу.
Искәрмә:Дәфтәрдә конспектлаштырып бару.
Әдәби хәрәкәт үзенчәлекләре:
-коммунистик идеология хөкем сөреп,татар әдәбияты аның кысаларында калса да,социалистик реализм иҗат методы җитди үзгәрешләргә дучар була;тормыш-яшәешне бөтен тулылыгында, катлаулылыгында чагылдыру һәм,киресенчә,бертөрлелектән качу омтылышына бәйле татар әдәбияты да традицион реализмга борыла;
-талантлы каләм ияләре,хакимият идеологиясен читләтеп үтеп,әдәбиятның эстетик асылына мөрәҗәгатьитә,халыкның гасырлар дәвамында тупланып килгән әхлакый кыйммәтләрен яклап чыга һәм сәнгати югары әсәрләр иҗат итә (Ә. Еники "Әйтелмәгән васыять","Туган туфрак";А. Гыйләҗев "Өч аршын җир","Җомга көн кич белән";Т. Миңнуллин "Әлдермештән Әлмәндәр" һ. б. )
-әсәрләдә моңа кадәр күпертелеп,идеаллаштырып сурәтләнгән социалистик җәмгыятьнең чын асылы ачыла,эзоп теле белән тәнкыйтьителә;яшәешнең озак еллар күләгәдә калып килгән ямьсез якларына игътибар арта,кеше һәм система каршылыгы әдәби чаралар ярдәмендә тасвирлана(А. Гыйләҗев "Әтәч менгән читәнгә";Ә. Баянов "Тау ягы повесте" һ. б. )
Татарстанда башланган зур төзелешләргә яисә башка "актуаль" темаларга

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: