ирешмәсә, бу – икесенең гаебе. Менә шул кимчелекләр аркасында Галия белән Искәндәрнең дә гаиләләре таркала. Ике бала ятим кала. Галия өчен авыр чор башлана. Шул вакытта Галия нәрсәдә юаныч таба?
(Укучыларның фикерләре тыңлана)
« Галия» җыры укытучы башкаруында тыңлана. Галия җыры:
Айның якты нуры, җиргә атылганда.
Чәчләремнән сыйпап җилләр искәндә.
Хисләр ташый микән
Яшьли сөйгән ярым
Тәүге умырзая бүләк иткәндә.
Сәлам белән бергә, хатлар китерсәләр.
Үтеп киткән язның кипкән гөлләрен
Һәр тибеше саен йөрәк көтә микән
Тиздән килеп җитәр кавышу көннәре.
- Әдрәскә килгәч, Галиянең нинди сыйфатлары ачыла?
Галия Әдрәстә дә, файдалы булырга омтыла, кешелек намусын саклап кала, тырыш, кыю икәнен күрсәтә. Югары культуралы, үз белгеченең остасы була кебек фикерләр тыңлана.
- «Мин безнең чор татар хатыны турында, аның бай һәм матур эчке дөньясы турында, сәләтлеге турында сөйләргә теләдем» - дип язды Гадел Кутуй. Сезнеңчә,Галиянең иң күркәм сыйфаты нәрсәдә?( ана булуы турында укучыларның фикерләре)
- Барлык аналар да сез әйтеп үткән сыйфатларга ияме соң? (Ятим балалар, быелгы елның Хәйрия елы булуы турында сөйләшү).
Галиягә балалары хакына тормыш кыенлыкларын җиңәргә, көчле булырга өйрәнергә туры килә. Авыр, җаваплы, күп көч таләп итә торган эштә эшли, шуңа карамастан балаларына игътибарлы булуы беркемне сокландырмый калмыйдыр. Ул хәтта балаларын симфония тыңларга өйрәтә. 7 яшьлек кызы Кадрия «Әнием, шундый матур музыка, ә син тыңламыйсың?»- ди.
- Ни өчен әсәрдә автор тарафыннан Шубертның « Язылып бетмәгән симфониясе» кертелә?
- Укучылар, ә хәзер сезгә симфонияне тыңлап китәргә тәкъдим итәм.
Симфония белән Галия тормышы арасында нинди уртаклык бар?
Симфония тыңлау.
Алда бирелг
Страницы: << < 2 | 3 | 4 | 5 > >>