тле гаиләләр нинди була икән? Шушы әсәр нигезендә без сезнең белән сорауларга җавап эзләрбез, күтәрелгән проблемалар буенча фикер алышырбыз.
Кешенең бар нәрсәсе дә гүзәл булырга тиеш:
Йөзе дә, киеме дә, йөрәге дә, уйлары да. »
А. П. Чехов.
Белемнәрне актуальләштерү.
- Әсәр белән без таныш инде, шулай да кыскача эчтәлекне искә төшереп узыйк әле. ( укучы эчтәлек сөйли)
- Ә хәзер « Тапшырылмаган хатлар» әсәрендәге сюжет сызыкларына тукталыйк. Укучылар җавабы тыңлана :
Тапшырылмаган хатлар әсәрендә дүрт хат - дүрт сюжет сызыгы бар.
Беренчесе- мәхәббәт тарихы
Икенчесе- гаилә тарихы
Өченчесе- хезмәт юлы тарихы
Дүртенчесе- бәхетле булырга теләү тарихы
Укытучы сүзе. Аларның барысын да бер образ берләштерә. Ул- Галия образы.
Автор аның портретын ничек сурәтли? (тексттан шул урынны укып китәләр)
- Галиянең Казанга килү алу чорын сурәтләгез. ( фикерләр тыңлана)
- Галия яшьтән үк язмыш ачысын татыган, шулай да авырлыкларга бирешмичә, Казан университетының рабфагына укырга керә. Яшьләр бергәләп кичәләр оештыралар, концертларга йөриләр. Ул Искәндәр белән таныша. . .
Ничек уйлыйсыз, Искәндәр белән язмышын бәйләп Галия ялгышмадымы икән?
( фикерләр тыңлана)
Мәхәббәтне, яраткан кешеңне хөрмәт итәргә кирәк. Ярата белгән кеше бәхетле була. Мәхәббәттән югары бернәрсә дә була алмый. Мәхәббәт ул - гаилә, балалар, шулай ук җаваплылык та.
( 7 нче слайд күрсәтелә)
- Гаилә- ул ир белән хатын, һәм балалар. Ир белән хатын гаилә төзи, ягъни үзенә тормыш иптәше, тормыш юлдашы сайлый.
Юкка гына тормыш иптәше диелмәгән, чөнки алар гомер буе бер-берсенә иптәш һәм терәк, сердәшче һәм киңәшче булырга тиеш. Безнең төп геройларыбыз Галия белән Искәндәр дә матур гаилә корып җибәрәләр.
Яшьләрне
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>