ән сораулар буенча фикер алышу.
Йомгаклау.
- Галиянең язмышы кебек үк симфония дә төгәлләнмәгән. Галиянең Вәли Сафиуллин белән матур гаилә коруларына, бәхетле булуларына чын күңелдән ышанабыз.
Әсәр барышында Галия үтә оялчан, юаш- басынкы күренгән кыз , вакыйгалар барышында көтелмәгән каршылыкларны җиңеп үтүче, яшәеш турында тирән уйланучы белгечкә, көчле кешегә әйләнә. Бу галәмдә кар бөртекләре бер-берсенә охшамаган кебек, кеше язмышлары да төрле. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. Пар канатлы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да уртаклашып яшәүче гаилә төзү- бик җаваплы эш. Сез дә үз вакытында гаилә кору алдында торачаксыз. Моның бик җаваплы эш икәнен истән чыгармасагыз иде.
Әнисе!» - дип әйтер кадерлеңнең
Таянычы булу бәхетле-
Батырлыкның үзе белән тиңдәш
Җаваплы һәм Олы бәхет ул!
Яшәешнең тирән мәгънәсе дә,
Чын сөю дә,
Олы савап та
« Әнисе!»- дип әйткән изге сүзгә
« Әү, әтисе»- дигән җавапта.
Өй эше бирү. Укучыларга төп геройның берсенә җавап хаты язарга.
Билгеләр кую.
Кулланылган әдәбият:
Гадел Кутуй. Сайланма әсәрләр. - Казан: Татар. кит. нәшр. ,2003.
Илдар Юзеев: истәлекләр, әңгәмәләр,шигырьләр /төз. : Р. Миңнуллин, Т. Юзеева. - Казан: Татар. кит. нәшр. ,2008.
Закирҗанов Ә. М, Мусин Ф. М. ,Хәбибуллина З. Н. 11нче сыйныфта татар әдәбияты дәресләре: Укытучылар өчен куллланма. Казан: Мәгариф, 1998.
Страницы: << < 3 | 4 | 5