нәр дә бирелгән.
Терәк сүзләр:
1 тема: "Г. Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повестенда Искәндәр һәм Вәли образлары":
-Чын ир-ат
-Кыю йөрәкле
-Битараф
-Бәхетсез
Минем фикеремчә,. . .
-Шуны әйтәсе килгән иде
-Беренчедән,. . .
2 тема: "Тапшырылмаган хатлар" повестенда мәхәббәт-гаилә проблемасының хәл ителеше":
-Матур гаилә, тату гаилә
-Мәхәббәт ул-үзе иске нәрсә. . .
-Бер-берсен хөрмәт иткән гаилә бөтен кайгыны җиңәр
-Гаиләдә мәхәббәт булса. . .
-Бер-береңә карата игътибарлы булсаң гына. . .
Ахырдн шуны әйтәсе килә,. . .
3тема: "Галиянең дүрт хаты да Искәндәргә тапшырылган дип уйлап, Искәндәр исеменнән Галиягә хат языгыз":
-Кадерле, Галиям!
-Галиякәй!
-Җавап хаты язарга батырчылык иттем
-Ачу саклама. . .
-Беләсеңме. . .
-Синең хатларың миңа. . .
-Моңа кадәр сиңа җавап бирмәвемнең сәбәбе:. . .
4тема: "Галия яки Искәндәргә үз исемегездән хат языгыз":
-Искәндәр,ни өчен син. . . ?
-Галия,бәлки хатларны тапшырырга кирәк булгандыр?
-Шуңа күрә,шул сәбәпле. . .
-Матур гаилә
-Бер-берегезгә хөрмәт. . .
-Әлеге гамәлең өчен. . .
-Гаиләнең көче. . .
Укытучы: Балалар,хәзер сочинениене яза башласагыз да була.
III. Рефлексив бәяләү.
1. Йомгак
Укытучы:Бүген без сезнең белән нинди әсәр өстендә эшне тәмамладык?
Укучы: Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повестена нигезләнеп сочинение яздык.
Укытучы: Яхшы. Сезгә әсәр ошадымы?
Укучылар:Әйе, әсәр бик тә ошады.
Укытучы:Ә ни өчен?
Укучы:Чөнки ул бик кызыклы,аның язылу формасы да бик үзенчәлекле.
Укытучы:Тагын ни өчен?
Укучы:Бу повесть бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган.
2. Үзбәя
Страницы: << < 2 | 3 | 4 | 5 > >>