Г. Кутуйның. Тапшырылмаган хатлар

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

н сезгә уңышлы эш телим. Кәефләрегез ничек?
Укучы: Бик яхшы.
Укытучы:Кем бүген сыйныфта дежур?
Укучы:Мин.
Укытучы:Бүген ничәнче число?
Укучы:Егерменче декабрь.
Укытучы:Атнаның кайсы көне?
Укучы:Сишәмбе.
Укытучы:Дөрес. Ә кем бүген сыйныфта юк?
Укучы:Барыбыз да биредә.
Укытучы:Алайса дәресебезне башлыйбыз.
2. Укытучы:Укучылар,бүген без сезнең белән берничә дәрес өйрәнгән әсәр-"Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча сочинение язарга тиеш булабыз. Шул сәбәпле мин сезгә 266 биттәге Иҗади эш өчен дигән бүлеккә игътибар итәргә тәгъдим итәм. Таптыгызмы?
Укучы:Әйе.
Укытучы:Монда дүрт сочинение темасы бирелгән. Сезгә аеруча ошаганы бармы?
Укучы:Мина беренче тема бик ошый.
Укучы:Ә миңа соңгысы.
Укучы:Ә минем өченче темага язасым килә.
Укытучы:Димәк, һәр кеше үзенә ошаган теманы сайлап ала. Сезгә хәл итәр өчен ике минут вакыт бирелә.
Укытучы:Бөтен кеше темасын сайладымы?
Укучылар:Әйе.
II. а)Укытучы:Алайса әйдәгез бергәләп сөйләшеп карыйк, сочинениеларыгызда сез нинди образлар турында сүз алып барачаксыз?
Укучы:Вәли,Искәндәр.
Укытучы:Дөрес. Тагын?
Укучы:Төп героиня - Галия турында.
Укытучы:Дөрес. Ә ничек уйлыйсыз,кемгә атап җавап хаты язарга җиңелерәк булачак?
Укучы:Минемчә,Галия исеменнән.
Укытучы:Ни өчен?
Укучы:Чөнки Искәндәргә караганда Галия хислерәк,ул эмоциональрәк. Шуңа күрә аның исеменнән хат язу кызыграк һәм дөресрәк булыр дип уйлыйм.
Укытучы:Яхшы. Тагын кемдә нинди фикерләр?
Укучы:Ә мин үзем Искәндәр исеменнән җавап хаты язачакмын.
Укытучы:Ни өчен?
Укучы:Чөнки Галия язган хатларның эчтәлеген инде без беләбез, ә менә Искәндәр фикерләрен ишетү,уйлап бетерү кызыклы булыр иде.
Укытучы:Бик тә кызыклы һәм үзенчәлекле фикер. Ә

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: