ешү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу;
- укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү;
- кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу;
- эшләнгән эшкә бәя бирү, сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.
Предмет нәтиҗәләр:
- фонетик, сүз төзелеше һәм лексик берәмлекләр белән эш итүне ныгыту;
- исем, орфоэпик һәм орфографик кагыйдәрне үзләштерү, гамәли куллана белү;
- сүзнең лексик мәгънәсен билгели һәм сөйләмдә урынлы куллана белү;
- тел материалы белән логик фикерләүне сорый торган эш төрләрен башкару;
- телнең сүзлек составын куллану өлкәсе, активлыгыннан чыгып урынлы файдалану;
- сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү;
- бирелгән темаларга, тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә ни- гезләнеп, кечкенә хикәяләр язу;
- укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру.
Курсның эчтәлеге
4 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау
Лексикология буенча үткәннәрне кабатлау.
Башлангыч сыйныфларда исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль буенча үткәннәрне кабатлау.
Синтаксис буенча өйрәнгәннәрне кабатлау: сүзтезмә һәм җөмлә; җөмләнең баш кисәкләре; җәенке һәм җыйнак җөмләләр; җөмләнең иярчен кисәкләреннән аергыч; җөмләнең тиңдәш кисәкләре.
Фонетика, орфоэпия, графика, орфография
Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми төшенчә.
Сөйләм органнары. Авазларның ясалышы. Сөйләм аппараты. Татар телендә сузык һәм тартык авазлар.
Татар телендә сузык авазларның әйтелеше. Сингармонизм законы: рәт һәм ирен гармониясе.
Тартык авазлар классификациясе. къ, к һәм гъ, г тартык авазлары. һ һәм х тартык авазлары. w һәм в тартык авазлары. н һәм ң тартык авазлары. ʼ (һәмзә) тартыгы.
Тартык авазларның сөйләмдәге үзгәреше. Тартыклар чират
Страницы: << < 5 | 6 | 7 | 8 | 9 > >>