эше рус телендә алып барыла торган мәктәпләрдә татар балаларына татар телен өйрәтү үз телләрен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту, мәхәббәт хисләре тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйный.
Укыту планында каралганча, татар теле дәресләре өчен эш программасы атнага 3 сәгать исәбеннән елга 105 сәгатькә төзелде.
Укытуның көтелгән нәтиҗәләре
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:
- шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү:
- милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру;
- әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү;
- күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;
- үз алдыңа максат кую, аңа ирешү юлларын эзләү;
- уңышларыңа яки уңышсызлыкларыңа, аларның сәбәпләренә дөрес бәя бирү;
- - индивидуаль эшчәнлек стилен формалаштыру:
- төрле мәгълүмат чараларын (сүзлекләр, Интернет ресурслар һ. б. ) танып-белү һәм аралашу вакытында куллану;
- актив, мөстәкыйль, иҗади фикер йөртүче, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген башкара алырлык шәхес буларак формалашуны дәвам итү;
- үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү.
Метапредмет нәтиҗәләр
Танып-белү гамәлләре:
- танып-белү юнәлешендәге максатларны билгеләү;
- укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра
- белүе, бәяләве, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;
- мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү;
- уку мәсьәләсе тирәсендә логик фикерләү;
- фикерләүдә логик чылбыр төзү;
- тема тирәсендәге төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;
-төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү;
- фонетик анализ ясау күнекмәләре булдыру;
- сүз ясалыш ысулларыннан файдаланып сү
Страницы: << < 3 | 4 | 5 | 6 | 7 > >>