Ә. Еники. Әйтелмәгән васыять

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5 | 6  >  >>

ырга вакыт та җитә. Ул авырып китә һәм кызы Гөлбикә белән кияве аны шәһәргә алып китәләр. Аңа өйләрендә уңайлы шартлар тудыралар,тәрбиялиләр,җылы мөнәсәбәттә булалар. Бу аларның әниләренә карата кешелекле булуларын күрсәтә. Ләкин әбинең барыбер җаны тыныч түгел. Ул үзенең Юлкотлысын сагына. (Әсәрдән өзек китерелә).
Туган җир,туган як,туган ил тойгысы - кеше күңелендә бишек җыры белән бергә уянган иң җылы хисләрнең берсе. Бу тойгы кеше гомере буена үсә,көчәя,байый.
б)Акъәби балаларына васыятьләрен әйтә алмыйча китә. Балалары аның сүзләренә игътибар итмиләр,карт кешенең яшьләр өчен әйтергә теләгән иске сүзләре дип карыйлар. Әмма ,бу тыйнак,тавышсыз,киң күңелле өлкән кешенең үз балаларына ,бүгенге буынга васыять итеп калдырырдай мөһим фикерләре ,изге уйлары бар: "Туган авылны,туган туфракны ,канат чыгарган ояны ташламасыннар иде. . . Ике сүзнең берендә "Туган ил" дисез,ә Юлкотлы нәрсә соң?"-ди
ул. Димәк,туган халкыңа ,аның рухи байлыгына,гореф-гадәтләренә хөрмәт саклау мөһим. Рухи байлыкның иң кадерлесе-Туган тел. Моннан тыш,буыннан-буынга күчеп килгән ядкарьләр бар. Сандыктагы әйберләр-буыннарны тоташтырып торучы хәзинә. Шуны киләчәк буынга тапшырырга тиешле кеше-Акъәби. Балалар аны шушы бөек вазифаны үтәүдән мәхрүм итәләр. Ни рәвешле? (Җаваплар тыңлау. )
IV. Дәресне йомгаклау.
Укытучы сүзе:
Без сочинение язуга әзерлек эшләре алып бардык. Барлык әсәрләр дә хәтердә сакланмый. Әмма кайбер күренекле әсәрләрдәге вакыйгалар гомер буена диярлек истә тора,синең рухи дөньяң белән бергә яши. "Әйтелмәгән васыять"-менә шундый әсәрләрнең берсе. Ул гади,һәркемгә аңлаешлы,һәркемнең күңел түрләренә үтеп керерлек итеп язылган.
Милләт үзенең рухи нигезен югалтып таркала. Аны ничек саклап калырга? Ә. Еники шул сорауга җава

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5 | 6  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: