п эзли. Милләтнең рухи нигезен саклап калу-әдип иҗатындагы төп проблема.
Өй эше : "Учагында ут сүнмәс. . . " дигән темага сочинение язарга.
Әсәрнең сюжеты:Озын тормыш юлы үтеп зур тәҗрибә туплаган,башкорт халкының акылын-зиһенен үзенә сеңдергән ,илгә күп белгечләр үстереп биргән,социаль казанышларның бөеклеген-зурлыгын күңеле белән тоючы,. моның белән ихлас горурланып яшәүче бу ана, күбрәк җәмгыять тормышының нигезләрен тәшкил иткән мәсьәләләр хакында,ил булып яшәүче халык,аның туган җире,рухи байлыклары турында уйлана. Аны бигрәк тә халкыбызның төрле буыннар арасындагы күчемле рухи бәйләнешнең йомшаруы борчый. Тагын да ачыграк һәм конкретрак әйтсәк,ул шәһәрләшкән балаларының туган авылны онытмауларын тели. Шулай ук,туган халкыңа,аның рухи байлыгына,борынгыдан сакланып калган гореф-гадәтләренә тирән мәхәббәт - хөрмәт саклау кирәклеге ,һәр халык тормышында да моның изге- мөкатдәс булуы хакында әйтеп калырга тели ул. Халыкның рухи байлыгының үтә кадерлесе ,гасырлардан килгәне,иң зурысы-туган тел. Акъәби оныкларының туган телне белмәүләрен авыр кичерә. Моннан тыш халыкның талантын ,матурлыкка мөнәсәбәтен,яшәү рәвешен аңлаткан,ата-бабаларының төсе итеп,алар истәлегенә хөрмәт билгесе буларак буыннан-буынга күчеп,сакланып килгән ядкарьләре була. Акъәби дә шундый бик кадерле нәрсәләрен балаларына исемләп,атап биреп калдырырга тели. Әмма Акъәби үлгәч,бу әйберләрнең күбесен балалары театр гардеробына тапшыралар. Шулай итеп,ата-бабаларның истәлеге изелеп калгандай була.
Рухи байлык ,әлбәттә,үткәннәр,үлгәннәргә түгел,тереләр өчен,бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк.
Торгынлык чорында безнең әдәбият халыкның рухи байлыгы темасын,милли мәсьәләләрне читләтебрәк үтәргә тырышты,проблеманы иң дөрес,заманча хәл итү - аны кузгатмау дип санады . Ә. Еники
Страницы: << < 3 | 4 | 5 | 6 > >>