Ә. Еники. Әйтелмәгән васыять

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

quot;аулак почмагы"нда сакланган кадерле серләрне күрү, үзәк өзәрдәй сагышны,сөенеч һәм көенечләрне тормыш вакыйгалары ярдәмендә үзенә генә хас булган язу алымы ярдәмендә күрсәтә белү-Ә. Еники иҗатының үзенчәлекле ягы. Аның әсәрләре тормышчан,ягъни халык тормышының бик әһәмиятле мәсьәләләрен күтәрү ягы белән аерыла. Аларда берсеннән-берсе матур ,шул ук вакытта бер-берсенә бөтенләй охшамаган,кабатланмас вакыйгалар сурәтләнә. Ә. Еники бик гади тоелган ,ләкин бик кешелекле,тирән мәгънәле,һәр кеше өчен мөһим ,кадерле ,якын хәлләрне тасвирлый. Кеше күңеленең без белмәгән якларын күрсәтә,рухи гүзәллекне яктырта. Ә. Еники әсәрләре моң белән тулы. (Тәкыйтьче Мансур Вәлиевнең плакатка язылган сүзләрен уку,аңлату. )

План.
I. Кереш.
1. Ә. Еники иҗатының үзенчәлекле яклары:
а)халыкчанлыгы;
б)гадилеге;
в)моңсулыгы;
г)моңлылыгы.
II. Төп өлеш. Монда тема тулысы белән ачылырга тиеш. Төп тема:"Учагында ут сүнмәсен. . . "
1. Бу сүзләр нәрсә аңлата? Әңгәмә.
Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын,кимемәсен ,милләт үткәнен хөрмәт итсен, кеше үзенең туган җирен,туган телен,гореф-гадәтләрен,йолаларын онытмасын дигән сүз ул. Әлеге теманы Ә. Еники ничек киләчәк буынга җиткерергә тели соң? Рухи байлык нәрсәне аңлата?(Рухият кешенең эчке дәньясы,күңеле,аңы дигәнне аңлата. Мирас-1)халыкның чорлар аша тупланып килгән иҗаты,көнкүреш әйберләре(мәсәлән,"Халык җырлары-безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә кыйммәтле мирастыр". Г. Тукай);2)элекке һәм хәзерге буын арасындагы охшашлык ,уртак сыйфат.
Менә шушы рухи хәзинәне саклап калу өчен,Ә. Еники гүзәл әсәрләр яза. Ул"Әйтелмәгән васыять"тәге Акъәби образы аша шуларны безгә җиткерергә тели.
2. Акъәби образына хас сыйфатларны

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: