ачыклау.
Акъәби - иң кешелекле ,иң шәфкатьле,бала җанлы ана,балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән,хезмәт сөючән,киң күңелле,сабыр,мәрхәмәтле кеше. Ул гомере буе хәләл кәче белән яшәгән. Балаларын илгә файдалы,укымышлы итеп үстерергә тырышкан,ире белән матур тормыш кичергәннәр. Бу - аның шатлыгы,куанычы. Ләкин аның күңеле тыныч түгел. Балаларының туган туфрактан читләшүенә Акъәбинең җаны әрни.
3. Акъәбинең җаны нәрсәләргә сыкрый?
Олы улы рус кызына өйләнә. Әби моны милләтеннән читләшү дип саный. Оныклары белән әби үз телендә сөйләшә алмый. Алар башкортча белмиләр. Бу турыда автор сүзләрен цитата итеп кулланырга мөмкин:". . . Ах,бу тел юклыгы!Карчыкның тел өйрәнер вакыты күптән үткән шул инде,әмма Суфиян,юньсез,ник балаларына,ичмасам,әбиләренә дәшә алырлык кына үзебезчә берничә дистә сүз өйрәтмәде икән?"
Монда башка шагыйрьләрнең тел турында язган шигырьләреннән өзекләр ,яисә мәкальләр("Тел-ананың теләге,тел-анасының баласына иң кадерле бүләге","Иң татлы тел-туган тел,анаң сөйләп торган тел","Туган тел-бер генә. . . ","Әдәп башы-тел"һ. б. ) китерергә була.
План.
I Кереш өлеш.
II. Төп өлеш. "Учагында ут сүнмәсен. . . "
1. Акъәби-иң кешелекле,шәфкатьле ана.
2. Халкыбызның рухи хәзинәсе саекмасын:
а) туган теле;
б)туган җире;
в)буыннар бәйләнеше;
г)гореф-гадәтләр,йолалар.
3. Акъәбинең әйтергә теләгән васыятьләре.
III. Йомгаклау. "Әйтелмәгән васыять"хикәясенең бүгенге көндә әһәмияте,тәрбияви йогынтысы.
а) Туган җирне олылау. Акъәби гомерен Юлкотлы авылында уздыра. Аңа авылның һәр кешесе,һәр йорты,үзенең кош-корты,кәҗәсе,авылның гүзәл табигате кадерле. Менә аңа шушы иң кадерле нәрсәләре белән аерылыш
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 | 5 > >>