Цифра 8

Страницы: 1 | 2  >  >>


Тема :8 саны, 8 цифры
Максат. 1. Укучыларны 8 санын, 8 цифрын танып белергә өйрәтү.
2. 10 эчендә санау күнекмәләрен үстерү. Гамәлләр үтәү, саннарны чагыштыру буенча белемнәрне ныгыту
3. Укучыларда кызыксынучанлык, төгәллек тәрбияләү.
Көтелгән нәтиҗә. 1. Саннарның исемен, санау эзлеклелеген белү.
2. Кушу, алу гамәлләрен башкара белү.
3. Саннарның үзара зуррак, кечерәк, тигез мөнәсәбәтләрен ачыклый белүләрен ныгыту.
4. Математик төшенчәләрне дөрес куллануларына ирешү.
5. 8 цифрын дөрес язарга өйрәтү.
Төп төшечәләр: 0, 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, саннары һәм цифрлары. "Сумма", "Аерма" төшенчәләре.
Ресурслар : дәреслек 1 класс, Г. В. Дорофеев, Т. Н. Миракова, 1 нче кисәк, 84-85 нче битләр;
эш дәфтәре, 1 нче класс, 1 нче кисәк, 72-73 нче битләр.
Дәрес барышы.
I. Оештыру моменты Слайд 1
- Хәерле көн,укучылар! Кәефләрегез яхшымы?Барыбыз да дөрес итеп басабыз. Бер- беребезгә карап елмаябыз. Урыннарыбызга утырабыз.
II. Белемнәрне ныгыту.
oo Әйдәгез, укучылар санау күнекмәләрен ныгытып алыйк.
1 дән 10 га кадәр санап карыйбыз. Слайд 2
oo 10 нан 1 гә кадәр санап карыйбыз
oo "Саннарның күршеләрен әйт!" уены.
oo III. Дәрес проблемасын кую.
8 санын кертүгә әзерлек.
oo Экранда саннар рәте бирелгән, ләкин кайдадыр хата киткән. Әйдәгез дөресләп китик.
1, 2, 3, 5, 4, 6, 7, Слайд 3
-Кайсы сан буталган?
-Аны кая куярбыз икән?
-Шушы саннар рәтендәге иң кечкенә санны әйтегез.
-2 санының сул ягында нинди сан тора?
-5 санының уң ягында нинди сан тора?
- Ничек уйлыйсыз, ә 7 саныннан соң нинди сан киләчәк?
-Димәк, нинди сан белән танышабыз инде?
-Дөрес 8 саны, 8 цифры белән танышабыз. (8 цифрының язылышын аңлату

Страницы: 1 | 2  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: