Татар теле дәресенең технологик картасы
Үткәрү вакыты:12. 04. 2017
Сыйныф: 5 а
Укытучы: Фазлыева Л. М.
Тема: Без өлкәннәргә булышабыз
Дәрес тибы: Белемнәрне системага салу.
Дәрес максатлары:
1. Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):
- өлкәннәргә ихтирам турында сөйли белү;
- өйрәнелгән лексик-грамматик төзелмәләрне сөйләмдә дөрес куллану.
2. Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):
oo фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, проблеманы билгеләү, аларны чишү адымнарын булдыру.
oo иҗади, логик фикерләүне үстерү, диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү.
3. Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):
oo игътибарлылык, кызыксынучанлык, хәтер күнекмәләрен үстерү, иптәшләр белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнү.
Җиһазлау: Мотыгуллина Ә. Р. , Ханнанов Р. Г. , Мулласалихова Г. Г. Татар әдәбияты.
5 нче сыйныф дәреслеге; дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар.
Дәрес этаплары, эш төрләре. Укытучы эшчәнлеге
Укучы эшчәнлеге
УУГ төрләре
I. Оештыру. Мотивлаштыру.
Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Экранга 1 нче слайдны чыгару.
oo Исәнләштек, хәл белештек,
Елмаештык, көлештек,
Яхшы кәеф белән менә
Без дәрескә керештек.
-Укучылар, кем бүген дәрестә бишле алырга тели?
Исәнләшү.
Укытучы белән диалог коралар.
КУУГ: Укытучы-укучы, укучы-укучы хезмәттәшлеген тудыру, эш урынын әзерләү.
II. Актуальләштерү. Уку мәсьәләсен кую.
Экранда 2 слайдны карау.
oo Укучылар, рәсемдәге балалар нишлиләр?
oo Балалар нинди?
oo Без бүген нәрсә турында сөйләшербез икән?
Страницы: 1 | 2 | 3 > >>