е монда, бик рәхәтләнеп китап укыр идем,-вакытым юк. Савытлар юган арада миңа берәр китап укый тор әле син,-дияргә мөмкин. Шулай ук балага карт әбигә яки нәни сеңлесенә кычкырып китап укуны бурыч итеп куегыз.
Тәрбия эшләрендә бернәрсә дә очраклы рәвештә,үзеннән-үзе генә эшләнми. Балагызның нәрсәгәдер ирешүен телисез икән,аңарда бу сыйфатны булдырырга,аны үзен яраткан эш белән мавыктыргыч,үзеңә ияртергә кирәк.
Холыктагы күп кенә җитди үзгәрешләр башлангычс классларда башлана һәм,әлбәттә, аларның барысы да тискәре үзгәрешләр булмый. Күп кенә уңай сыйфатлар да барлыккак килә. Үз-үзеңне тәртипкә өйрәтү,оешканлык,үз интересларыңны коллектив интереслары белән бәйли белү,дуслык һәм үзара ярдәмләшү хисләре. Укучы белемнәрне әзләштерү билгеле бер көч таләп итүен,күп кенә уңышлар ата-аналардан һәм укытучыдан түгел, ә үзеңнән торганлыгын аңлый башлый.
Баланы ярата белергә өйрәтегез. Мэхэббэт кеше эшчәнлегенең күп якларын эченә алса гына тулы кыйммәткә ия була. Яратырга өйрәтү-армый-талмый гүзәлеккә соклана белергә өйрәтү дигән сүз.
Страницы: << < 2 | 3 | 4