а соң? Мөстәкыйль рәвештә дәрес хәзерләргә бала мөмкин кадәр иртә күнегергә тиеш. Укучының ярдәмгә мохтаҗ түгеллеген күрү белән, аңа ярдәм итүдән туктарга кирәк. Ләкин моны кинәт кенә эшләргә ярамый һәм баланың дәрес әзерләве белән бөтенләй кызыксынмаска дигән сүз түгел.
Сез эштән кайтканда улыгыз дәресләрен хәзерләп бетергән ди. Балаларыгыздан көндәлеген күрсәтүен сорагыз. Өйгә эш итеп күнегү язарга бирелгән булган икән, вкытыгызны кызганмагыз:балагыз сумкасыннан дәфтәр белән дәреслеген алсын, күнегүне аңлаткан сүзләрне кычкырып укып чыксын. Әмма иө мөһиме шунда-балагыз текстны китаптан күчереп язганда хата җибәрмәсен. Моңа игътибар итегез. Чөнки бала сүзенең ялгыш образын хәтеренә нык сеңдереп калдыра. Бу хәл исә бик озак вакытлар әлеге сүзне дөрес итеп язарга комачаулаячак. Күнегү үтәлешен шулай гади генә тикшереп чыгу да файда китерми калмый. Инде бала телне гомумән йомшак үзләштерсә , ә укытучы Балагызга көн саен кечкенә генә диктантлар яздырыгыз-дип киңәш бирсә, ярдәмне моның белән генә чикләргә ярамый билгеле. Өйгә күнегү бирелгән,ди. Аны үтәми калырга ярамый. Шул күнегүне диктант тексты итеп тә файдаланып була ич. Төрле алымнар белән әйтеп яздырырга мөмкин.
Күп һәм нәрсә укыганлыкларын белеп укыган балалар, кагыйдә буларак, яхшы сөйлиләр,яхшы язалар. Һәм, киресенчә, ни сәбәптәндер китап укырга яратмаган балаларга мәктәптә укырга бик авыр бирелә. Баланы китап укырга ничек өйрәтергә соң?Сез баланың иҗекләрне авырлык белән генә бергә кушып укыганлыгын,шуңа күрә дә аның җөмләне тулаем ишетмәгәнлеген,тоймаганлыгын беләсез. Бу хәлдән текстны күбрәк кычкырып уку юлы белән генә котылырга була. Әмма,моны ясалма рәвештә эшләү читен дә,баланы да туйдыра. Шуңа күрә,әлеге уку бушка гына булмасын өчен,нәрсә дә булса уйлап чыгарырга туры килә. Мәсәлән,Балам, кил әл
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>