генә эшкә алынса да күпер төзиме ул, дәфтәргә таякчыклар төшерергә өйрәнәме, аны яхшы итеп башкарырга, җанын-тәнен оялмыйча эшләргә тиеш. Моны балага ,хикмәт билгедә түгел, ә шул билге нигезендә яткан хезмәттә икәнен аңлап калырлык итеп төшендерергә кирәк.
Һәр дәрес укучыдан зур ихтыяр көче,тырышлык һәм киеренкелек таләп итә. Шуңа күрә улыгыз яки кызыгыз , мәктәпкә кергәнче үк инде,укуның авыр һәм катлаулы, әмма кеше өчен бик кирәкле хезмәт икәнен яхшы белергә,очраячак авырлыкларны җиңәргә психологик яктан әзер булырга тиеш. Әнә шундый әзерлеге булмаган укучы беренче авырлыклар каршында уккаушап калачак һәм алардан ничек тә качарга тырышачак. Ә сезгә андый улыгыз яки кызыгыз белән икеләтә күбрәк эшләргә туры киләчәк. Артта калучы, булдыксыз укучылар рәтенә эләгү балага да кыен. Ул көйсезләнә, күңелсезләнә елый, аз гына мөмкинлек булса да, дәрескә бармау ягын карый. Мондый чакта ул мораль ярдәмгә мохтаҗ. Хәтта олы кеше дә, ниндидер уңышсызлыклар кичергәннән соң, үзен тиз генә кулга алып, яңа уңышларга тиз генә ирешә алмый. Бала бигрәк тә. Шуңа күрә аның аз гына уңышын да вакытында күрә һәм күңелен күтәрә белергә кирәк.
карап, баланың язуы бердә яхшырмый. Кайбер ата-аналар хәтта өй эшләрен үзләре эшләүгә кадәр барып җитәләр. Мондый ярдәм баланы икейөзлелеккә, ялкаулыкка өйрәтә, аны укуында тагын да артта калдыра.
Тәрбия эшендә мондый ялгышлар җибәрмәс өчен,һәр ата-ана укытучылар белән даими элемтәдә торырга тиеш. Нәни укучыгыз баштарак сезнең ярдәмегезгә мохтаҗ. Бу ярдәм дәрес әзерләргә кирәклекне искә төшерү кайчак өйгә бирелгән эшне эшләгәндә, бала янында утырып торудан гыйбәрәт. Баланың укудагы беренче адымнары нинди булуы бик зур әһәмияткә ия. Эшне ул тиз, пөхтә итеп, игътибар белән башкарырга өйрәнсен. Бала дәресләрен ничә яшьтән үзе генә хәзерли ал
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>