Белем алуда балаларга ничек ярдәм итәргә?

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>


Белем алуда балаларга ничек
ярдәм итәргә?
(ата-аналар җыелышын өчен чыгыш)
Кеше үз тормышында берничә четерекле мизгел кичерә. Алар вакыйгаларның гадәти оешын үзгәртәләр. Шуларның берсе – кешенең мәктәптә укый башлавы. Мәктәп, класс- болар бала көнкүреше һәм яшәешенә дә кискен яңалык кертәләр. Балагыз мәктәпкә аяк басу белән, тормышка ашыра башларга тиешле мөнәсәбәтләр системасыннан –укытучысына һәм классташларына , билгеләргә һәм белемнәргә карата мөнәсәбәтләрне дөрес формалаштыру эшеннән сез һич тә читтә кала алмыйсыз.
Бала өчен сез үзегез укый алмыйсыз, билгеле. Шулай да сез аны укырга өйрәтә аласыз Һәм моны эшлэргә тиешсез. Ә бит баланы өйдә укырга өйрәтү кайчак, мәктәптә хәреф танытуга караганда, күп җиңелрәк була. Әгәр бу эшне мавыктыргыч итеп оештыра алмасыгыз, үзегезгә ярдәмче итеп матур бизәкләр төшерелгән шакмаклар, китаплардан файдаланмасагыз, укуны башта ук мәҗбүри бер күңелсез шөгылҗгә әйләндерсәгез, балагыз мондый укудан баш тартачак. Ә сез исә, балабыз сәләтсез икән, берни дә аңламый ул, дип уйлый башлаячаксыз.
Көн саен сез балагызны мәктәптән бер үк сораулар белән каршылыйсыз: Мәктәптә ниләр бар?Нинди яңалыклар ишеттең?Бер н6инди билге дә алмадынмы?Сез дәфтәр битләренә төшерелгән беренче таякчыкны, бәләкәй саннарны бик җентекләп карыйсыз. Ачуыгыз чыкмасын: бала чагыгызны искә төшерегез, сез дә бит кайчандыр шушы кәкре-бөкре нәрсәләрне яза алмыйча интегә идегез. Балагыз менә беренче тапкыр билге алыпк айта. Көтмәгән 2ле билгесе дә алырга мөмкин. Моның өчен балагызны һич тә битәрләмәгез. Сез, кимчелекләре өчен баланы башта ук әрләмәсәң, соңыннан ул аларга күнегәчәк һәм җитешсезлекләрне нормалҗ хэл итеп саный башлаячак дип уйлыйсыз. Начар билге аркасында кәефегез нык кырылганлыгы әллә кайдан күренеп тырырлык булсын: кеше нинди

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: