оң? Терәк материаллар ярдәмендә укучылар актив, ышанып эшлиләр, эшләгәндә артык армыйлар, оялмыйлар, сүзләрне, җөмләләрне аңлап сөйлиләр. Мәсәлән: терәк схема-кая? кайда? кайдан? сорауларына җавап бирүче сүзләр. Укучы үрнәк буенча әйтә һәм ул үзенең дөрес җавап бирүенә ышана, оялмыйча җавап бирә.
Шулай ук, Р. З. Хәйдәрованың "Татарский язык в таблицах" җыелмасы да дәресне уңышлы үткәрергә зур ярдәм итә.
Дәреслектән тыш "Сабыйга", "Салават күпере" журналларыннан файдаланырга була. Барлык бу эш төрләре рус төркемендә укучы балалар белән дәрестә нәтиҗәле эшләргә ярдәм итә.
Тел укыту дигәндә, шул халыкның телен генә түгел, ә мәдәниятен, сәнгатен, гореф-гадәтләрен, менталитетын балаларга җиткерү дә эшебезнең максаты булып тора, чөнки тел һәм мәдәният бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торалар. Алар бер-берсен тулыландырып киләләр. Шуңа күрә татар телен укытканда укучыларны татар халкының милли ашлары, милли киемнәре, гореф-гадәтләре, милли бизәкләре белән таныштырабыз.
Беренчедән, без укучыларны татар халкының милли бизәкләре, милли киемнәре, элекке татар халкының йорт җиһазлары, бизәлеше, сөлге, эскәтер чигелешләре белән таныштырабыз.
Икенчедән, халык аваз иҗатының бер төре булган әкият жанры белән таныштырабыз.
Өченчедән, төсле карандашлар белән эшләгәндә, укучыларның бармаклар моторикасы ныгый, ә бу укучыларның фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итә.
Дүртенчедән, укучылар милли бизәкләрне буяган вакытта, укытучының балаларга индивидуаль якын килеп эшләргә дә мөмкинлеге арта.
Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк "эләктереп" алса, икенчесенә берничә т
Страницы: << < 2 | 3 | 4 | 5 > >>