Башлангыч сыйныфларда рус телле балаларга татар теле укытуның үзенчәлекләре

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

түгел,ә эшне башкару өчен сөйләшү итеп карарга кирәк. Әгәр без аралашмасак,алдыбызга куелган бурычка ирешә алмаячакбыз.
Дәресләрдә уен элементларын куллану - рус балаларын татар теленә аралашуга өйрәтүнең мөһим чараларыннан берсе. Бу алым укучылар дәрес материалын үзләштергән вакытта да үзен аклый.
Мәсәлән, 1 нче сыйныфта "Мәктәп" темасын өйрәнгәндә "тәрҗемәче" уены отышлы. Укытучы русча әйтеп балага туп бирә, бала татарча әйтеп тупны ала. Бу уен авазларның, сүзләрнең дөрес әйтелешен ныгыта, сөйләм телен үстерә.
Текстны уку, аңлау, сөйләп бирү, бер-берсе белән аралашу, сөйләм телен ныгыту, сүзләрне баету, татар халкына, культурасына ихтирам уяту, әдәплелек тәрбияләү дәрес барышында төп максат булып тора.
Татар теленә өйрәткәндә күргәзмә, терәк материаллар, дидактик уеннар, татар халкының милли уеннары да укучыларда кызыксыну уята.
Өйрәнелгән әсәрне сәхнәләштерү бәйләнешле сөйләм үстерүдә бигрәк тә отышлы. Белгәнебезчә, теләсә нинди әсәрне өйрәнгән чакта, аңа берничә сәгать дәрес бирелә, ягъни 1 әсәрне өйрәнү 1 тема итеп алына һәм шул тема өстендә бик җентекле эш алып барыла. Икенче төрле әйтсәк, тема циклларга бүленеп өйрәнелә. Цикл барышында әсәргә кагылышлы грамматик һәм лексик материал үзләштерелә, кабатлана, ситуатив күнегүләр аша ныгытыла.
Диалогик, монологик сөйләмгә чыгып дәресләрдә өйрәнелгән әсәрне сәхнәләштерә башлыйбыз. Әсәрне сәхнәләштерү өчен бик зур эш төрләре эшләнә:
текстны өлешләргә бүлү;
төп геройларны билгеләү;
сәнгатьле сөйләм өстендә эш;
текст буенча диалог, микродиалоглартөзү.
Шушы эшләрнең нәтиҗәсе булып, циклның соңгы дәресендә әсәрне сәхнәләштерү бик уңышлы була.
Темаларны йомгаклаганда кроссворд чишү, чәчмә карточкалардан җөмләләр төзү, төшеп калган хәре

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: