фләрне куеп кына калмыйлар, шулай ук татар халкының бизәкләре белән, кием-салымнары белән танышалар. Кайбер дәресләрдә башка милләт бизәкләре белән чагыштыру үткәрелә. Укучылар бизәкле карточкалар белән бик теләп эшлиләр.
Белгәнебезчә, рус телле балаларга татар телен өйрәтүнең башлангыч чорында рәсемнәр белән эшләүнең әһәмияте гаять зур.
Күрсәтмәлелек укучыларга теоретик материалны җиңел һәм аңлап үзләштерергә, ә укытучыга яңа белемнәрне аз вакыт эчендә истә калдырырлык итеп аңлатырга мөмкинлек бирә.
Предметлы рәсемнәр ярдәмендә балалар яңа сүзләрне җиңелрәк үзләштерә һәм гади җөмләләр төзергә өйрәнә, ә сюжетлы рәсемнәр белән эшләгәндә ул сүзләрнең мәгънәләрен истә тизрәк калдыра, бәйләнешле сөйләм телен камилләштерә.
Бу тәкъдим ителгән биремнәрнең күбесен телдән эшләү өчен файдаланырга мөмкин. Шул ук вакытта аларны язма сөйләм телен үстерү максатында да кулланырга мөмкин. Мәсәлән,беренче бирем итеп, балаларга мондый эш бирелә: җанлы предметларга сораулар куярга. Бу күнегү татар телендә, рус теленнән аермалы буларак, хайван, кош-корт атамаларына нәрсә? соравы куелуга игътибарны юнәлтү өчен тәкъдим ителә. Икенче бирем мондый:
схема буенча җөмләләр төзергә;
балалар нәрсә белән шөгыльләнәләр;
алар нәрсә белән уйныйлар.
Өченче бирем: рәсемгә карап нишли? нишләде? сорауларына тулы җавап бирергә. Дәрес башында төсле рәсемнәр, уенчыклар, таблицалар ярдәмендә укучылар бик теләп эшлиләр, сорауларга җавап бирәләр. Шул төсле, кызыклы күргәзмә материалдан соң, катлаулы диалогта үзара аралашканда югалып калалар һәм пассив эшли башлыйлар. Актив эшчәнлекне сүрелдермәс өчен күргәзмә, терәк материаллар, схема биреп, аңлап эшләргә ярдәм итә. Терәк схемалар ул - таблицалар, карточкалар, җыелмалар.
Терәк материаллар нәрсә белән аерыла с
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 | 5 > >>