Башлангыч сыйныфларда рус телле балаларга татар теле укытуның үзенчәлекләре

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Башлангыч сыйныфларда рус телле балаларга татар теле укытуның үзенчәлекләре.
Г. А. Шәмсетдинова.
Алабуга шәһәре 6 нчы урта мәктәбе.
guzels888mail. ru
Башлангыч сыйныфларда рус телле балаларга татар теле укытуның үзенчәлекләре.

Туган телебезнең һәм милләтебезнең язмышы мәктәпләрдә хәл ителә. Бала күңелен ап-ак кәгазь бите белән чагыштыралар. Безгә әнә шул чиста кәгазьгә матурлык, игелеклелек, шәфкатьлелек орлыкларын ничек күбрәк салырга?
Без, рус төркемендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары ,үз предметыбызга карата кызыксыну уяту һәм сөйләмгә өйрәтүнең нәтиҗәлерәк юлларын эзлилбез. Икенче тел өйрәнү белән кызыксыну мәктәпкәчә яшьтән үк,башлангыч сыйныфларда ук формалашкан булырга тиеш.
Балаларны нәрсәгә өйрәтергә кирәк? Укыргамы? Язаргамы? Сөйләмгәме? Рус телле балаларга татар теле укыту нидән гыйбарәт соң ?
Рус телле балаларга татар теле укытуның метод һәм алымнары күп төрле. Шулар арасыннан күзәтү, таныштыру, тәрҗемә итү, әңгәмә - эксперимент методларын файдалану телгә өйрәтүдә уңай нәтиҗәләр бирә. Билгеле, метод һәм алымнарны укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, укытуның максаты һәм бурычларыннан, тәкъдим ителгән материалның эчтәлегеннән, укучыларның белем дәрәҗәсеннән, тел һәм сөйләү материалын үзләштерә алу мөмкинлегеннән чыгып файдалану тиешле нәтиҗә бирәчәк.
Башлангыч сыйныф укучысын татар теленә өйрәтү башкачарак булырга тиеш. Без укучыларны сөйләм теленә өйрәтергә тиеш. Әлбәттә ,сөйләшергә шул телдә сөйләшеп кенә өйрәтеп була.
Методиканың нигезендә аралашырга аралашу аша гына өйрәнеп була дигән төшенчә ята. Балаларны ана булмаган телгә өйрәткәндә,кызыксындыру тудыруның дидактик шартларының берсе аралашуны уку эшчәнлегенең төп төре итеп куллану. Ләкин аралашуны эш вакытында сөйләшү итеп

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: