Балаларның тормыш иминлеген саклау

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Татарстан Республикасы
Түбән Кама муниципаль район башкарма комитетының
«Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе
Балаларның тормыш иминлеген саклау
(консультация)


Төзеде:
татар һәм рус теле тәрбиячесе
Галимова Гөлназ Илфаковна
Түбән Кама
Балаларның тормыш иминлеген саклау – һәр тәрбияченең иң зур бурычларыннан берсе, шуңа күрә без балалар бакчасыннан ук балаларга һәртөрле куркыныч очракларда үзләрен ничек тотарга кирәклеген өйрәтә башлыйбыз. Бигрәк тә әңгәмәләр оештыру, төрле куркыныч очракны чагылдырган рәсемнәр буенча сөйләшү, уен рәвешендә өйрәнгәннәрне гамәли яктан ныгыту эшләренә әһәмият бирәбез. Әңгәмәләр вакытында куркыныч ситуацияләрне сурәтләүгә, мәсәлән, лифтка ялгызың гына керергә ярамавын искәртү, таныш булмаган кеше белән сөйләшмәскә, аңа ияреп китмәскә (төрле уенчыклар яки тәмле әйберләр күрсәтсә дә) кирәклеген аңлату һ. б. игътибар итәбез.
Юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәткәндә, әңгәмәләр, төрле рәсемнәр, альбомнар аша транспортта йөргәндә үзләрен ничек тотарга тиешлекләрен аңлатабыз. Бала башка кешеләргә уңайсызламыйча, этешми-төртешми транспортка керә белергә, кергәч, тыныч кына утырырга, кычкырып сөйләшмәскә кирәклегенә төшенергә тиеш.
Җәйге чорда, транспортта тәрәзәләр ачык вакытта, тәрәзәгә башны тыгуның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлатабыз: баганага яки каршыга килүче транспортка бәрелү мөмкинлеген кисәтәбез.
Велосипедта йөргәндә тиешле урыннардан гына йөрергә, транспорт юлына чыкмаска, туп белән бары тик балалар мәйданчыкларында гына уйнарга кирәклеген кат-кат өйрәтәбез.
Шундый ситуацияләрне чагылдырган мультфильмнарны яки театрлар куя торган спектакльләрне караганнан соң, әңгәмә оештыру балага күргәннәрен хәтерендә сакларга ярдәм итә.
Төрле куркыныч хәлләрне һәм ал

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: