Балаларның тормыш иминлеген саклау

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3  >  >>

арның нәтиҗәләрен сурәтләп күрсәтү өчен, уенчыклар белән сюжетлы уеннар уйнау да әйбәт нәтиҗә бирә. Мәсәлән, аю урман юлы буйлап велосипедта бара . Туп белән уйнаучы төлке балаларының тубы юлга тәгәрәп чыга, ә аю велосипедын туктатырга өлгермәячәк. Нинди хәл булуы мөмкин? Балалар бу сорауга дөрес яки көтелгән җавапны биргәнче әңгәмә дәвам итә. Ну, погоди! мультфильмында юл кагыйдәләрен бозу (ул таныш булмаган сулыкта моторлы көймәгә утырып, куянны куарга чыга) очраклары күп. Аны карауны оештыргач, балалар белән әңгәмә оештырыла. Балалар төрле сорауларга җавап бирәләр:
Бүре нинди хаталар ясады?
Ул көймәне рөхсәтсез алырга тиеш идеме?
Бүре үзе белмәгән сулыкка кереп дөрес эшләдеме?
Һәр сорауга да балалар дөрес җавап бирәләр. Монда тәрбия моментының икече ягы да бар. Балалар бүренең мактанчык булуын, уйламый-нитми эшләвен, шуның аркасында үзенең зур зыян күрүен дә ассызыклап үтәләр.
V
X
Z
p
n
p

Þ
ø
Группа белән йөрергә чыккач, асфальтта акбур белән сызып, төп юлны, тротуарны билгеләп, юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту максатыннан, дөрес йөрү һәм, киресенчә, кагыйдәләрне бозу очракларын күрсәтеп уйнау да кызыклы.
Кайбер очракларда урамдагы хуҗасыз калган эт-мәчеләр дә балалар тормышына куркыныч тудырырга мөмкин. Гадәттә, балалар мәчеләрне үз итә, кулларына тотып уйныйлар, өйгә алып кайталар,ә мондый хайваннарның йогышлы авырулары да булуы мөмкинлеген бала аңлап бетерми. Шуңа күрә әңгәмәләр үткәргәндә, бу турыда бик тулы итеп аңлату кирәк.
Урам этләре дә вакыт-вакыт кешеләргә ташлана. Балалар андый этләргә якын барырга тиеш түгел, чөнки ул этләр тешләргә, кайвакыт әгъзаларны нык җәрәхәтләргә, ә котырган булулары сәламәтлеккә зур зыян салырга мөмкин. Балаларга урам хайваннары белән аралашуның нәтиҗәләре турында аер

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: