Балаларның тормыш иминлеген саклау

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3

ым әңгәмәләр үткәрү планда каралырга тиеш.
Куркынычлы ситуацияләр өйдә дә җитәрлек. Балаларның үзләрен генә калдырган чакта шырпы белән уйнап, янып үлү очраклары, я булмаса, электрга тоташтырылган әйберләр, бигрәк тә үтүк яки башка приборлар белән уйнап, аяныч хәлләр килеп чыгу турында кат-кат аңлату бер дә комачауламый.
Таныш булмаган кешене өйгә кертергә ярамаганны күп балалар аңлыйлар, ләкин начар кешеләрнең төрле оешмалардан килдек дип, мәсәлән, газны, электрны тикшерү сылтавы белән өйгә үтеп керергә мөмкин икәнлекләре турында да балалар бик яхшы белергә тиешләр.
Җәйге айларда балаларның төрле агулы җимешләр яки гөмбәләр ашап хастаханәләргә керү очраклары бар. Димәк, тәрбиячеләр бу өлкәдә дә даими эшләргә тиеш. Аерым дәресләр үткәрү юлы белән табигатькә читтән торып экскурсия ясау эшнең бер төре булып тора. Агулы гөмбәләрне ашарга яраклысыннан аера белү, таныш булмаган җимешләрне авызга кабарга ярамау турында сөйләгәндә, аларның төсле рәсемнәрен күрсәтү дә мөһим.
Җәй көне ата-анадан башка су буйларына барырга һәм суга керергә ярамавын бала һәрчак истән чыгармасын өчен, әңгәмәләр үткәрү кирәк.
Гомумән, балалар бакчаларында ата-аналар белән җыелышлар үткәргәндә, болар турында елына бер мәртәбә әти-әниләрнең исенә төшерү дә зарар итмәс, чөнки кайчакта ата-ана үзе үк кагыйдәләрне боза һәм, кызганычка каршы, моны баласы каршында башкара. Нәтиҗәдә тәрбияче ел дәвамында башкарган эш ата-ананың бер саксыз хәрәкәте аркасында юкка чыгарга мөмкин. Димәк, әти-әниләр өчен дә әңгәмәләр үткәрү һәм һәрберсеннән инструктаж үтүе турында култамга алу да аларның җаваплылыгын арттырачак.




Страницы: <<  <  1 | 2 | 3
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: