Балалар бакчасында әкияттерапия һәм бармак уеннары

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5  >  >>

әрәкәтләре үсеше нормада була" дип саныйлар. Димәк, бармакларның сөйләм үсешенә дә тәэсире зур. Бармаклар белән төрле күнегүләр ясау, аларны төрлечә хәрәкәтләндерү - баланың сөйләмен үстерүдә уңай шарт булып тора. Әлеге күнекмәләрне инде балага алты-җиде ай вакытты башларга кирәк. Моңа кул чукларының һәр өлешен бик яхшылап массажлау керә. Аларны язу, сыйпау көн саен ике-өч минут дәвам итәргә тиеш. Күнегүләр дә бик гади - турайтып уйнау. Алар һәр көн 2-3 минут дәвамында ясарга кирәк. Балага ун айдан соң, бигрәк тә яхшы амплитудалы бармакларны эшкә җигеп, кул чуклары өчен актив күнегүләр уздыралар. Әлбәттә, яшь үзенчәлекләрен истән чыгарырга
ярамый. Әйтик, сабыйларга төрле диаметрдагы агач шарларны тәгәрәтергә бирергә мөмкин. Аларның төрле булуы бөтен бармаклар да хәрәкәтләнсен өчен кирәк. Шарларны шулай ук пластилиннан да әвәлиләр. Кубиклардан әйберләр төзергә, пирамидалар җыярга, мәрҗән, шырпы кебек нәрсәләрне өемнәрдән-өемнәргә күчерергә кушарга да мөмкин. Яшьярымлык балалар өчен биремнәр катлаулырак: төймә төймәләү, бау бәйләү, төен чишү һ. б.
Безнең халыкта бармак уеннары да бик күп бит. "Атка печән кем сала?", "Качкан бармакны тап!", "Тычкан-төлке чабышы". Аларның кайберләрен уйнаганда без җырлар җырлыйбыз, такмак-такмазалар әйтәбез. Сүзләрне әйткәндә, бармакларны бер-бер артлы бөгеп барабыз. Әгәр балалар өчен күнегүләрне башкару кыен икән, өлкәннәр, бармаклар тиешсез вакытта бөгелмәсен өчен, аларны тотып тора.
Баш бармак - баш кашый
Имән бармак - имән ташый,
Урта бармак - утын яра
Атсыз бармак - ат куа
Чәнчи бармак - чәй эчә.
Шуңа үсмәгән дә ул!
Балаларның бармакларын ныгыту өчен "Бармак театры" оештыру бик файдалы. Тик шуны истә тотарга кирәк: бармак уеннары биш минуттан озаграк бу

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: