уплыйлар, социаль күнекмәләр булдыралар.
Әкияттерапия психологларның, психотерапевтларның, педагогларның эшендә бик зур урын ала һәм психолог ярдәм техникасы булып кулланыла.
Әкиятне өлкән кеше сөйли ала яисә бала белән бергәләшеп тә сөйләнелә. Әкияттерапияне берничә төрле ысул белән эшләп була:
- Әзер әкият белән эшләү;
- Балалар яки өлкәннәр тарафыннан уйлап чыгарылган әкият белән эшләү.
Бала өчен әкият - ул фантазия, уйдырма гына түгел, ул аның өчен чынбарлык. Әкият аша тормыш һәм үлем, ярату, мәхәббәт һәм ачу, күралмау, кайгыртучанлык хисләрен белән таныштыра алабыз. Бу хисләр балалар өчен әкияти, аларның аңнары өчен аңлаешлы, әммә дә ләкин әхлак тәрбиясе чынбарлык булып кала.
Әкияттерапияне балалар һәм өлкәннәр өчен дә куллана алабыз, чөнки аның яшь чиге юк: һәрбер яшькә карап үз әкиятләре, миф, легенда (риваятьләр), мәсәл, җырлар һ. б бар.
Без биш төрле әкият белән эш итә алабыз:
1. әдәби әкиятләр (борын заманнан тупланган әкиятләр)
2. дидактик әкиятләр (педагоглар иҗат итә, анда абстракт символлар кулланыла: саннар, хәрефләр, авазлар һ. б, анда алар чыбарлыкка әйләнәләр, әкияти тормышта яшиләр).
3. психокоррекцион әсәрләр (баланың үз-үзенең тотышына йомшак йогынты булдырыла).
4. психотерапевтик әкиятләр (монда кешеләрнең проблемалары турында сөйләнелә һәм бу әкиятләрдә бала үзен таный ала. Бу әкиятләрне без үзебез яза алабыз. )
5. медиатив әкиятләр (бу әкиятләрдә уңай образлар гына кулланыла, башка әкиятләрдән аермалы буларак монда тискәре образлар, геройлар, конфликлар юк. )
Һәрбер шартлар, ситуацияләр өчен кирәкле әкиятләр сайланыла яки махсус әкият языла. Төрле әкиятләр төрлечә балага җиткерелә: ул әкиятне анализлау, сөйләү, курчак театры, драматизацияләү, рәсем ясау һәм башкаларны куллана алабыз.
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>