Балалар бакчасында әкияттерапия һәм бармак уеннары

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5

лмасын, бу аның сөйләм функциясен стимуллаштыру өчен бик җиткән. Монда без татар теле тәрбиячесе белән тыгыз элемтәдә эшлибез. УМК га бирелгән бармак театрлар материалларыннан файдаланам.
Кул чукларының хәрәкәтен үстерү язу хәрәкәтләренә, рәсем ясарга әзерлек эше дә әле ул. Кул һәм бармаклар хәрәкәтләрен үстерү өчен үз массаж, сурәтләү сәнгате шөгыльләре (әвәләү; рәсем; аппликация; кул хезмәте; кәгазьдән, картоннан, агачтан, тукымадан, җептән кул эшләре), шнурлау, төймәләү кебек эшләр уңай йогынты ясый. Бармакларның хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча эшне даими рәвештә алып барырга кирәк, чөнки шул вакытта гына ул файдалы була. Күнегүләр балаларны ардырмаска һәм күтәренке кәеф белән эшләнергә тиеш.
Галимнәр әйтүенчә, бармакларның вак мускулатурасының хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча системалы эшләү сөйләм телен үстереп калмый, ә баш миенең эшчәнлеген дә үстерә һәм балаларның хәтере, игътибарлылыгы, ишетү, күрү сәләте дә яхшыра.
Шулай итеп үземнең чыгышымны тәмамлыйм, бу төр эшләрне сезгә дә яратып кулланырга теләп калам.



Татарстан Республикасы
Түбән Кама шәһәре
"Гомуми үсеш төрендәге "33 нче балалар бакчасы"
муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

мөдире Салахова Раушания Зайнак кызы





Страницы: <<  <  3 | 4 | 5
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: