уда нәтиҗәлелеккә ирешү өчен, аларда шөгыльләргә карата уңай эмоциональ мөнәсәбәт формалашу зарури.
Беренче сыйныфка кергән балалар коллективын формалаштырганда, аларның шәхес-ара аралашуын оештырганда да мәктәпкәчә булган һәм мәктәп эш методикаларының дәвамчанлыгын сакларга кирәк.
Күмәк эшләрнең зур тәрбияви мөмкинлекләреннән файдаланырга.
Бала мәктәпкә укырга кергәнче, мәктәп белән бакча арасында һәр вакыт ныклы элемтә булдырырга тиеш.
Бала мәктәпкә тулы әзерлек белән килгәндә генә, аңа ныклы белем бирү уңайлырак. Шуның өчен дә без тәрбиячеләр балаларны мәктәпкә уен эшчәнлеге ярдәмендә әзерлибез. Белгәнебезчә, уенда махсус оештыру элементлары да чагылдырыла. Мәсәлән, бала уенны планлаштырырга, роль бүлешергә өйрәнә. Таләпләр нигезендә кагыйдәне төгәл үти торган була. Зурлар кебек төрле хисләр кичерә. Лидер һәм ярдәмчеләр мөнәсәбәтендә катнаша. Башкалар фикере белән исәпләшергә өйрәнә, шулай ук мөстәкыйль фикерләве дә ныгый. Бакчага йөргән бала хәреф таный, сан саный, сәнгатьле сөйли белә. Баланың сәләтләре төрле яктан ачыла.
Иң мөһиме шул: мәктәпкә барасы бала физик яктан чыныккан, сау-сәламәт булырга тиеш. Шул ук вакытта баланың психологик әзерлеге дә кирәк. Бу әзерлек баланың мәктәп куйган тәләпләр системасына җавап бирә алучанлыгы белән билгеләнә.
Мәктәпкәчә яшьтәге бала кече яшьтәге мәктәп баласының төп эшчәнлеге булган укуга әзерлекле булырга тиеш. Бу очракта балада тиешле осталыкларның камилләшкән булуы зур әһәмияткә ия. Мәктәп белән балалар бакчасы белем бирүнең бер үк юнәлештә эшләүче ике чиктәш буыны ул. Әгәр бала мәктәпкә әзерлексез килсә,класста ул үзен уңайсыз хис итә,чөнки балага бөтенләй яңа булган мохитка күнегергә туры килә. Балалар мәктәпкә ныклы әзерлек белән килсен өчен балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчан
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 | 5 > >>