Балалар бакчасы һәм мәктәп эшчәнлеге барышында дәвамчанлык

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5  >  >>

лык булуы мөһим. Мәктәп ягыннан караганда дәвамчанлык - балаларның балалар бакчасында алган беренчел белем һәм күнекмәләргә нигезләнеп һәм шул белемнәрне исәпкә алып барыла. Ә балалар бакчасы ягыннан караганда дәвамчанлык ул - мәктәп таләпләренә ориентлашу, мәктәптә белем алуны дәвам итү өчен кирәк булган белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Без дәвамчанлыкны өч юнәлештә алып барабыз:
1)методик эш;
2)балалар белән эш;
3)әти-әниләр белән эш.
Безнең "Кыңгырау" балалар бакчасы белән шәһәребезнең 14 нче, 19 нчы мәктәпләр арасында ныклы элемтә урнашкан. Ел башында мәктәп һәм балалар бакчасы арасында дәвамчанлык планы төзелә. План педколлектив киңәшмәсендә тикшерелә һәм кабул ителә. Киңәшмәләрдә шулай ук коллектив алдында торган бурычлар тикшерелә,эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясала. Методик эш план буенча алып барыла.
Без үзебез, мәктәпкә әзерлек төркеме белән мәктәпләргә барабыз, дәресләр карыйбыз, укучылар һәм укытучылар белән очрашабыз. Балаларда укуга кызыксынучан караш уятабыз. Шулай ук 1 сыйныфта укыган балаларның "ачык дәресләрендә"катнашабыз. Безнең балалар дә укучылар булып карыйлар. Укытучы математика дәресе буенча төрле сораулар бирә. Балалар бу дәресләрдә теләп катнашалар.
Без укытучылар, мәктәп балалары белән берлектә ата-аналар җыелышлары, гаилә бәйрәмнәре уздырабыз, "Ачык ишекләр" көне үткәрәбез. Балалар укытучылар белән якыннан таныштырыла. Бу көнне әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап алабыз. "Баланы мәктәпкә ничек әзерләргә?", "Балада ихтыяр көче тәрбияләү", күзәтүчәнлек тәрбияләү, белемгә кызыксыну тәрбияләү һ. б. темаларга уртак ата-аналар җыелышлары уздырабыз. " Булачак укучы үстерәбез" дигән проблема буенча әти-әниләр белән анкеталар үткәрәбез.
Без һ

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: