Балалар бакчасы һәм мәктәп эшчәнлеге барышында дәвамчанлык

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5

әрбер бәйрәмнәрне, кичәләрне, чараларны бергә уздырабыз. Мәктәпкә укырга керүче балалар һәм мәктәп балалары белән берлектә төрле ярышлар үткәрәбез. Балалар бакчасы балалары мәктәпкә экскурсиягә баралар: класслар һәм музей белән танышалар.
Балалар бакчасы балалары эшләгән эшләрдән, ясаган рәсемнәрдән мәктәптә, мәктәп балалары эшләгән эшләрдән, рәсемнәрдән балалар бакчасында күргәзмәләр оештырабыз. Балалар бакчасы балалары каршында мәктәп балалары концерт, театрлар күрсәтәләр. Мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә укырга керүче балалар да чыгыш ясыйлар. "Белем бәйрәме"ндә исә балалар бакчасын тәмамлап киткән балаларны бакчага кунакка чакырабыз.
Әби-бабайлар, әти-әниләр, мәктәп укучылары, бакча балалары белән берлектә "Әбиемнең алтын сүзләре","Уңыш бәйрәме", "Нәүрүз", "Озын толым", " Яңа ел бәйрәме", "Әниләр көне", "Тукай бәйрәме", "Сабантуй" һ. б. бәйрәмнәр үткәрәбез.
Шушы барлык эшләр нәтиҗәсендә безнең бакча балалары мәктәпкә ныклы әзерлек белән китәләр, балалар бакчасыннан мәктәпкә күчүдә авырлык сизмичә,уңышлы гына укып китәләр. Бу эшләребезнең нәтиҗәсе булып, мактау тактасында безнең балаларыбызның да булуы безнең өчен бик зур шатлык.
33 нче балалар бакчасы тәрбиячесе:
Гизатуллина Рушания Миннерашитовна




Страницы: <<  <  3 | 4 | 5
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: